[1] Җырчылар җитәкчесенә. «Таң атканда» көенә. Давытның мәдхиясе.
[2] И Аллам, и Аллам! Нигә Син мине ташладың? Ни өчен ярдәмеңнән мәхрүм иттең? Аһ-зарыма ник колак салмыйсың?
[3] И Аллам! Көндезләрен ялварам – җавап бирмисең, кичләрен ялварам, тик тынычлык иңми.
[4] Син бит – тәхеттә утыручы мөкатдәс Зат, Исраилнең мактау сүзләрен казанучы!
[5] Ата-бабаларыбыз Сиңа өмет баглап яшәгән, өметләре Синдә булган, һәм Син аларга котылу биргәнсең.
[6] Алар Сиңа фөрьяд иткән, һәм Син аларны бәла-казадан йолып алгансың; Сиңа сыгынганга күрә оятлы булмаган алар.
[7] Мин исә кеше түгел, бары туфрак корты: халык мине кимсетә, хур күрә,
[8] очраган һәрберсе мыскыл итә, авызын ыржайтып, башын кырын салып:
[9] «Раббыга таянасың икән, Үзе коткарсын, синнән разый икән, Үзе ярдәм итсен!» – ди.
[10] Әмма әнкәм карыныннан мине дөньяга тудыручы, әнкәм күкрәгендә мине имин саклаучы Син бит!
[11] Тумыштан ук мин Синең иркеңә тапшырылганмын, карыннан туганда ук, Син – минем Аллам!
[12] Миннән ераклашма! Алдымда – афәттер, ә ярдәмгә килүче юк.
[13] Башан үгезләрен хәтерләткән дошманнарым сырып алган мине, бөтен әйләнәмдә ажгырып тора өерләре.
[14] Авызларын киереп үкерә, корбанын ботарлый торган арысланнар кебек алар.
[15] Су шикелле түгелеп, бушап калдым мин, буыннарым тотмый башлады, тәнем эчләрендә йөрәк итем балавыздай эреп йомшарган.
[16] Көч-дәрманым чүлмәк ватыгыдай корып кипкән, телем аңкавыма ябышкан. Мине үлем хәленә төшергән Зат – Син Ул, Син!
[17] Бөтен яктан мине этләр камап алган – явыз өер уртасында басып торам; аяк-кулларымны яралый алар.
[18] Берәмләп санарлык минем шәрә сөякләрем, ә алар, миңа текәлеп, тамаша кылалар.
[19] Кием-салымымны үзара бүлешәләр – өс киемем кемгә тияр дип жирәбә салалар.
[20] Син, и Раббым, миннән алай ераклашма! Ярдәмең белән ашык, и көч-дәрманым хуҗасы!
[21] Җанымны кылыч янавыннан, хәятемне этләр тырнагыннан коткарып кал!
[22] Йолып ал мине арыслан авызыннан, коткар мине ерткыч үгезләр мөгезеннән!
[23] Шулчак исем шәрифләреңне кардәшләремә сөйләрмен, җыенда Сине данлармын.
[24] Әй сезләр, Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүчеләр, дан җырлагыз Аңа! Әй Ягъкуб токымы, Раббыга хөрмәтеңне белдер! Әй Исраил токымы, Раббыга итагатеңне күрсәт!
[25] Чөнки мазлумның хәсрәтен күреп җирәнеп калмады Ул, аңардан йөз чөермәде, фөрьядын ишетте.
[26] Сиңа булыр олуг җыенда мактауларым! Раббыдан куркучы һәм Аны хөрмәт итүчеләр алдында вәгъдә-нәзерләремне үтәрмен.
[27] Мазлум кешеләрнең, ашап, тамаклары туйсын, Раббыны эзләүчеләр Аңа дан җырласын, йөрәкләре тибүдән мәңге туктамасын!
[28] Дөньяның бар кыйтгалары, Раббыны танып белеп, Аңа йөз борачак, бар кавемнәр Аның алдында сәҗдә кылачак.
[29] Чөнки патшалык тәхете Раббыныкыдыр, халыклар өстеннән хөкемдарлык Аның кулында.
[30] Җирдә кәеф-сафа корып яшәүче Аңа баш иячәк, тереклек көче сүнеп барган – үлем якасында торучы да – Аның алдында тез чүгәчәк.
[31] Онык-туруннарыбыз Аңа табыныр, нәсел варисларыбыз Хуҗа-Хаким турында ишетер,
[32] Аның хаклыгы, Ул кылган эшләр киләчәк буыннарга хәбәр ителер.