Skip to content
Opens in a new window

[1] Җырчылар җитәкчесе Едутун өчен. Давытның мәдхиясе.

[2] Җанымның тынычлыгы бары Аллаһыда, котылу миңа Аңардан килә.

[3] Ул – минем Кыяташым, Коткаручым вә Ныгытмам, һәм мин һичкайчан какшамам.

[4] Авыш диварны, кыйшайган койманы аударырга теләгәндәй, кешегә каныгуыгыз кайчангача дәвам итәр икән?

[5] Сез адәм углын югарыдан түбән тәгәрәтмәкче һәм алдашудан ләззәт табасыз; телегездә хәерхаһ сүзләр булса да, күңелегездән кешегә ләгънәт укыйсыз.

[6] Тынычлыкны мин Аллаһыда эзлим, чөнки бар өметем Аңа баглыдыр.

[7] Ул – минем Кыяташым, Коткаручым вә Ныгытмам, һәм мин һичкайчан какшамам.

[8] Аллаһыдандыр котылуым да, дан-шөһрәтем дә, минем өчен Ул – ныклы Кыяташ, сыену урыны.

[9] И халкым, һәрчак Аллаһыга өмет багла, күңел серләреңне бары Аңа түк! Чөнки Аллаһы – безнең сыену урыныдыр.

[10] Адәм баласы – бер сулаган һава, рәшә сыман гына: барысын бергә үлчәүгә куйсаң, буш куыктан җиңелрәк булырлар.

[11] Көч кулланып мал җыярмын, талап баермын, дип бушка хыялланма! Мал-мөлкәтең арта калса, күңелеңне аңа салма!

[12] Аллаһы бер тапкыр әйтте, тагын бер әйтте, һәм мин моны ишеттем: көч-кодрәт – Алланыкыдыр,

[13] мәрхәмәт тә Аның иркеңдә. Син, Хуҗа-Хаким, эшенә күрә һәркемгә әҗерен бирәсең.

Зәбур — Chapters