Skip to content
Opens in a new window

[1] И Раббы, Давытыңны, ул кичергән газапларны, Раббы алдында эчкән антын – Ягъкубның кодрәтле Алласына биргән нәзерен исеңә төшер!

[3] Ул әйтте: «Раббыга – Ягъкубның кодрәтле Алласына яшәр урын, йорт тапмыйча торып, мин үз өем-чатырыма кермәячәкмен, ятагым түшәгенә ятмаячакмын, күзләрем йокы күрмәячәк, күз кабакларым йомылмаячак!» – диде.

[6] Менә, без Аллаһы сандыгы хакында Эфратада чакта ишеттек һәм аны Ягар кырларында эзләп таптык.

[7] Әйдәгез, Аллаһы йортына барып, Аның аяклары баскан урында сәҗдә кылыйк!

[8] И Раббы, кодрәтең билгесе булган сандыгың белән Үзеңнең торагыңа кил!

[9] Руханиларың тәкъвалык киеменә төренсен, тугрыларың сөенечләр эчендә тантана итсен!

[10] Үзең май сөрткән заттан колың Давыт хакына йөз чөермәсәң иде!

[11] Раббы Давытка ышанычлы антын бирде: «Нәсел орлыгыңнан берәүне тәхетеңә утыртачакмын. Әгәр угылларың, Килешүемә тугры калып, биргән күрсәтмәләремне үтәсә, аларның үз угыллары да гомер бакый синең тәхетеңдә утырыр», һәм антыннан Раббы баш тартмаячак.

[13] Раббы Иерусалимне үз итте, аны Үзенә өй итеп сайлады:

[14] «Яшәгән урыным мәңге шушы булыр, – диде. – Биредә төпләнәчәкмен, чөнки аны Үзем сайладым.

[15] Ризык-нигъмәтләрен мул кылырмын, фәкыйрьләренең тамагы тук булыр;

[16] руханиларын котылу киеменә төрермен, тугры адәмнәре сөенешеп тантана итәрләр.

[17] Давыт нәселеннән шушында көчле патша куярмын – май сөрткән затымның шәм-чырагын сүндермәм;

[18] аның дошманнарын хур итәрмен, башындагы таҗы ялтырап-балкып торыр».

Зәбур — Chapters