Skip to content
Opens in a new window

[1] Мәдхия. Раббыга яңа җыр җырлагыз: могҗизалы эшләр башкарды Ул, уң кулы, изге беләге белән җиңү казанды.

[2] Раббы Үзенең коткару кодрәтен күрсәтте, халыкларга Үзенең хаклыгын белгертте;

[3] Исраил йортына булган мәрхәмәтен вә тугрылыгын онытмады. Дөньяның һәр тарафы Аллабызның коткару кодрәтен күрде.

[4] Әй бөтен җир йөзе әһелләре, Раббыны шатланышып мактагыз! Сөенеп-куанып мәдхияләр җырлагыз!

[5] Гөсләгә кушылып, гөслә авазлары көенә Раббыга җырларыгызны багышлагыз!

[6] Быргы вә мөгез быргы моңнары астында патшабыз Раббыны шатланып мактагыз!

[7] Шауласын-гөрләсен диңгез вә аның эчендәгеләр, шауласын-гөрләсен җир йөзе вә аның өстендәгеләр!

[8] Елга-дәрьялар алкышлап кул чапсын, таулар гөрелдәшеп сөенсен

[9] Раббы каршында! Чөнки Раббы җиргә Үзенең хөкеме белән киләчәк. Дөньяны Ул Үзенең хаклыгына таянып, халыкларны гаделлек белән хөкем итәчәк!

Зәбур — Chapters