[1] Җырчылар җитәкчесенә: «Махалат» көенә. Давытның нәсыйхәт сүзләре.
[2] Акылсызның күңел төбендә «Аллаһы юк!» дигән уй ятар. Кешеләр азды, эшләре җирәнгечтер, игелек кылучы һичкем юк.
[3] Аны эзләүче берәр акыллысы бармы икән дип, Аллаһы күктән бәндәләренә күз салды.
[4] Юк, һәммәсе юлдан язган, бозыклыкка бердәй баткан; игелек кылучы күренми, һичкем юк!
[5] Икмәк кисәге йоткандай, халкымны йотучы, Аллаһыга дога кылмаучы ул бозыклар шулай акылга килмәсме инде?
[6] Хактыр: курыкмас җирдән дәһшәтле курку алачак әле аларны, чөнки Аллаһы сиңа каршы баш күтәрүченең сөякләрен таратып ташлар; Аллаһы читкә тибәргәнне син мәсхәрәгә калдырырсың.
[7] Килсен Исраилгә котылу Сионнан! Аллаһы Үз халкына муллык-иминлек кайтаргач, Ягъкуб токымы сөенәчәк, Исраил халкы шатлык кичерәчәк әле!