Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббыга – Кыяташыма мактау-шөкерләр! Кулларымны Ул сугышка, бармакларымны орышка өйрәтә.

[2] Ул миңа Мәрхәмәт итүче, минем Ныгытмам вә Кальгам, Коткаручым вә Калканым! Мин Аңа сыенам, халкымны Ул миңа буйсындырып тота.

[3] И Раббы, ни-нәрсә ул кеше токымы?! – Алай да Син аны кайгыртасың! Адәм нәселе ни-нәрсә ул?! – Алай да Син аңа игътибар итәсең!

[4] Кеше гомере – исеп киткән җил кебектер, аның яшәү көннәре – юкка чыгып барган күләгә генә.

[5] И Раббы, күкләрне авыштыр да түбән төш, тауларга кагыл – төтәсеннәр;

[6] яшен яшьнәт – тарат дошманнарны, укларыңны ат – качып китсеннәр!

[7] Югарыдан кулыңны суз да коткар мине, тирән су төпкеленнән чыгар, чит-ят угыллар кулыннан азат ит:

[8] аларның авызы ялган чәчә, уң куллары алдашуга хезмәт итә.

[9] И Раббым, Сиңа яңа бер җыр җырлармын, көен ун кыллы лирада уйнармын.

[10] Патшаларны, колың Давытны дәһшәтле кылычтан коткаручы Син бит.

[11] Коткар, азат ит мине чит-ят угыллар кулыннан! – Аларның авызы ялган чәчә, уң куллары алдашуга хезмәт итә.

[12] Таза агачтай нык булсын безнең угылларыбыз, сарайны бизи торган баганалар күк сылу булсын кызларыбыз!

[13] Амбарларыбызда муллык булсын, анда һәртөрле ашлык-нигъмәтләр тулып торсын; утлаудагы сарыкларыбыз меңнәрчә, ун меңнәрчә үрчем бирсен,

[14] сыерларыбыз да гел буаз булсын; диварларыбыз җимерелмәсен, кешеләребез әсир төшмәсен, урамнарыбызда моң-зар ишетелмәсен!

[15] Бәхетледер мондый тормышка ия булган халык! Бәхетледер Аллалары Раббы булган халык!

Зәбур — Chapters