[1] Шимбә көнгә җыр-мәдхия.
[2] И Раббы, и Бөекләрнең Бөеге! Ун кыллы сазны, лираны чиертеп, гөсләдә көй көйләп, иртә таңда мәрхәмәтеңне, кичләрен тугрылыгыңны игълан итү, Сиңа рәхмәтләр уку, исемеңә мәдхия җырлау – үзе бер бәхеттер!
[5] Куандырдың Син мине кылмышларың белән, кулларыңның эше мине, һай, сөендерә!
[6] Эш-гамәлләрең никадәр бөек Синең, Раббы! Ният-максатларың никадәр тирән-төпледер!
[7] Акылсыз кеше моны белмәс, наданы аңына алмас:
[8] яманнар чирәмдәй үрчесә дә, бозыклар тормыштан уңса да, мәңгегә юкка чыгачак,
[9] ә Син мәңге биектә, Раббы!
[10] Хактыр: дошманнарың, и Раббы, Синең дошманнарың һәлак булачак, бозыклар бар да таралып бетәчәк.
[11] Ә мине Син кыргый үгездәй көчле кыласың, минем башыма саф зәйтүн мае коясың.
[12] Миңа каршы аякланганнарның җиңелгәнен күзләрем ап-ачык күрер, явызларның гөрселдәп ауганын колагым яхшы ишетер.
[13] Тәкъва инсан хөрмә агачыдай чәчәк атыр, Ливандагы эрбет агачыдай биек күтәрелер.
[14] Раббының өендә тамыр ныгытканнар Аллабыз ишегалдында чәчәк атыр.
[15] Алар картлык көнендә дә җимеш бирер, ямь-яшел, таза-нык булыр.
[16] «Раббы – гадел-гадәләтледер! Ул – минем Кыяташым! Аңарда гаделсезлек юк!» – диючеләрдән алар.