[1] Аллаһы, илаһлар җыенының уртасына басып, хөкемен игълан кылды:
[2] «Кайчангача сез, хаксыз карарлар чыгарып, яманнар мәнфәгатен яклаячаксыз?
[3] Юксыл-көчсезнең, ятимнең дәгъвасын яклагыз, мазлумның, фәкыйрьнең хакын даулагыз!
[4] Юксыл-көчсезне, мескен-бичараны аралап алыгыз, аларны яманнар кулыннан коткарыгыз!
[5] Аңламыйсыз, төшенмисез сез, караңгыда йөрисез! – Дөньяның нигезләре какшаган!
[6] Мин әйттем: „Сез – илаһлар, һәммәгез Аллаһы Тәгалә углыдыр.
[7] Әмма сез, кешеләр кебек, үлемледер, һәрбер хөкемдар кебек югарыдан егылып төшәчәксез!“»
[8] И Аллаһы, калык! Хөкем ит җир йөзен! Чөнки халыкларның барчасы да Синекедер.
Зәбур — Chapters
123456789101112131415161718192021222324252627282930313233343536373839404142434445464748495051525354555657585960616263646566676869707172737475767778798081828384858687888990919293949596979899100101102103104105106107108109110111112113114115116117118119120121122123124125126127128129130131132133134135136137138139140141142143144145146147148149150