Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббыны данлагыз! Раббыдан куркып, Аны хөрмәт иткән кеше бәхетледер! Раббының боерыклары аның күңел түрендә.

[2] Аның нәселе илдә көч-куәт казаныр – саф күңеллеләр токымы мөбарәк фатихалы булыр.

[3] Өендә аның муллык, җитешлек хөкем сөрер, гомер бакый тәкъва булып калыр ул.

[4] Күңеле саф кеше өчен караңгыда нур балкыр, чөнки Раббы – хаклык ияседер, Ул кызганучан вә рәхимле.

[5] Жәлләми бурычка бирүче үз гамәленең рәхәтен күрер, аның һәр эшендә гаделлек ярылып ятар.

[6] Һичбер вакыт какшамас ул; гомер бакый хәтердә калыр тәкъва кеше.

[7] Начар хәбәр аны өркетмәс, чөнки Раббыга ышаныч баглаган йөрәге ныктыр аның.

[8] Әйе, йөрәге нык – курыкмас ул бернидән дә, дошманына өстән торып карар.

[9] Юксылларга малыннан мул өлеш чыгарыр, тәкъвалыгы аның мәңгелек булыр, данга күмелеп башын югары чөяр ул.

[10] Моны күреп, яман бәндә зәһәрен чәчәр, тешләрен шыкырдатыр, ачудан корып кибәр. Яманнарның өмете әнә шулай бушка чыгар.

Зәбур — Chapters