[1] Тантана итсен җир йөзе, куанышсын барлык утраулар: хакимлек Раббы кулында!
[2] Раббыны болытлар вә караңгылык урап алган; тәхетенең нигезендә хаклык вә гаделлектер.
[3] Аның алдыннан ут-ялкын атлап бара, тирә-ягындагы бар дошманны көйдереп.
[4] Яшененнән бар дөнья балкып яна, һәм тетрәнә бөтен җир йөзе моны күреп.
[5] Таулар балавыздай эреп ага Раббы алдында, бөтен җир йөзенең Хуҗасы каршында.
[6] Күкләр сөйли Аның хаклыгы турында, халыклар күрәдер Аның дан-шөһрәтен.
[7] Оятка калсын сыннарга табынучылар, хур булсыннар потларны данга күтәрүчеләр; Раббы алдында сәҗдә кылсын бар илаһлар!
[8] И Раббы, гадел хөкемеңне ишетеп куана Сион, Яһүдә шәһәрләре тантана итә.
[9] Чөнки Син, и Раббы, Бөекләрнең Бөеге җир йөзендә, бар илаһлардан өстен Син!
[10] Әй сезләр, Раббыны сөючеләр, явызлыкка нәфрәт белән карагыз! Үзенә тугрыларның тормышын саклый Раббы, яманнар кулыннан йолып ала;
[11] тәкъва җаннарга нурын сирпи, саф йөрәкләргә сөенеч китерә.
[12] Әй тәкъва җаннар, куанычыгыз Раббыда булсын! Аның изге исеменә рәхмәтләр укыгыз!