[1] Әй тәкъва җаннар, Раббыга сөенечле җырлар җырлагыз! Аны данлау – күңеле саф булганнарның эшедер.
[2] Гөсләдә уйнап Раббыга рәхмәтләр әйтегез, Аның хөрмәтенә ун кыллы лираны чиртеп уйнагыз!
[3] Оста уйнагыз, шатлык авазлары яңгыратып, Аңа яңа җыр җырлагыз!
[4] Чөнки Раббының сүзе – хакыйкатьтер, эшләгән эшләре ышанычлыдыр.
[5] Ул хаклык вә гаделлек сөя; Раббының мәрхәмәте бөтен дөньяны иңли.
[6] Күкләр Раббының әмере белән бар булды, күк җисемнәре Аның авызыннан чыккан рухы-сулышы белән яратылды.
[7] Диңгез суларын Ул бер урынга туплады, дәрьяларны тирән упкыннарга урнаштырды.
[8] Раббыдан бөтен җир йөзе курыксын, алдында бар әһле җиһан калтырап торсын!
[9] Чөнки Ул әйттеме – әйткәне бар булды; Ул әмер иттеме – әмере чынга ашты.
[10] Раббы халыкларның мәслихәтле эшләрен таркатыр, кавемнәрне морадына ирешмәс итәр.
[11] Раббының карары мәңге үзгәрмәс, күңелендәге ниятләре – буыннан-буыннаргача.
[12] Раббыны Аллаһы итеп таныган халык – Ул Үзе өчен сайлаган халык бәхетледер!
[13] Раббы, күкләрдән карашын юнәлтеп, адәм балаларының барчасын күрә.
[14] Утырган тәхете түреннән җир йөзендәге барча җан ияләрен күзәтә.
[15] Ул – һәр кешенең йөрәген бар итүче, аның бар гамәлләрен белеп-аңлап торучы.
[16] Гаскәре күплеге генә патшаны коткармас, көч-куәте зурлыгы гына алып-егеткә ярдәм итмәс.
[17] Котылу өчен ат – ышанычсыз нәрсәдер: үзенең егәре белән коткара алмас ул.
[18] Хактыр, Раббының күзе Үзен хөрмәт иткәннәргә, Үзеннән курыкканнарга, мәрхәмәтенә өмет баглаганнарга юнәлгән –
[19] Раббы аларның җанын үлемнән коткара, ачлык килгәндә, аларга ризыгын бирә.
[20] Безнең җаныбыз Раббыга мохтаҗдыр, Ул безнең ярдәмчебез һәм калканыбыз!
[21] Аңардандыр безнең күңелләргә шатлык-сөенеч иңә, безнең бар өметебез Аның мөкатдәс исеменә баглы.
[22] И Раббы, бөтен өметебез Синдә – мәрхәмәтеңнән аерма безне!