[1] Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында. Зифлылар, килеп, Шаулга: «Давыт безнең якларда качып ята», – дигәннән соң, Давыт әйткән нәсыйхәт сүзләре.
[3] И Аллаһы, исемең хакына коткар мине, кодрәтең белән акла мине!
[4] И Аллаһы, догамны ишет, авызымнан чыккан сүзләргә колак сал!
[5] Юкса читләр миңа каршы аякланды, залим бәндәләр, Аллаһыны санламаучылар, җаныма кул суза.
[6] Хактыр: Аллаһы – минем ярдәмчем, Хуҗа-Хаким – минем таянычым.
[7] Явызлыклары җәзасыз калмас дошманымның; тугрылыгыңны күрсәт – юк ит Син аларны!
[8] Мин исә ихлас йөрәктән Сиңа корбаннар китерермен, исемеңә, и Раббым, рәхмәтләр укырмын, чөнки Син – игелек чыганагы.
[9] Син мине бар бәлаләрдән коткардың, дошманнарым өстеннән мин тантана итәм.
Зәбур — Chapters
123456789101112131415161718192021222324252627282930313233343536373839404142434445464748495051525354555657585960616263646566676869707172737475767778798081828384858687888990919293949596979899100101102103104105106107108109110111112113114115116117118119120121122123124125126127128129130131132133134135136137138139140141142143144145146147148149150