Skip to content
Opens in a new window

[1] Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.

[2] Кайчанга кадәр, и Раббым, мәңгегәме мине онытырсың, йөзеңне миннән яшерерсең?

[3] Кайчанга кадәр җаным өзгәләнер, көн-төн йөрәгем сыкрар? Минем өстән дошманымның мыскыллавы кайчангача дәвам итәр икән?

[4] Хәлемә кер, җавап бир, Раббы Аллам! Күзләремне нурлы ит! Үлем йокысына китеп бармагаем.

[5] «Җиңдек үзен!» – дип, сыгылып төшкәнемә куанмаса иде дошманнарым.

[6] Синең мәрхәмәтеңә өмет итәм, Раббым; мине коткарып йөрәгемне сөендерче! «Ул миңа игелек күрсәтте!» – дип, Мин Сиңа дан җырлармын.

Зәбур — Chapters