[1] Раббыны данлагыз! Әй сезләр, Раббы коллары, Аның йортында, Аллабызның ихатасында торучылар, Раббы исемен данлагыз!
[3] Раббыны данлагыз, чөнки Ул игелекле, исеменә мәдхияләр җырлагыз, чөнки татлы эштер бу!
[4] Раббы Үзенә Ягъкуб токымын сайлады, Исраилне Үзенең биләмәсе итте.
[5] Мин беләм: Раббы бөектер, Хуҗа-Хакимебез бар илаһлардан югарыдыр!
[6] Раббы ни тели, шуны эшли күктә вә җирдә, диңгезләрдә вә барлык тирәнлекләрдә.
[7] Җир йөзенең һәр тарафында Ул болыт хасил итәр, яңгыр яуганда, яшенен яшьнәтер, саклыкханәсеннән җилләр истерер.
[8] Мисырда Ул адәм затының һәм терлекләрнең беренче балаларын үлемгә дучар итте.
[9] Әй Мисыр, синең җиреңдә Ул, фиргавенне һәм аның колларын җәзалап, галәмәтләр вә могҗизалар кылды.
[10] Байтак халыкларны кырды Ул, кодрәтле патшаларны орып салды:
[11] амориләр патшасы Сихонны, Башан патшасы Огны, барлык Кәнган патшаларын.
[12] Җирләрен биләмә, әйе, биләмә итеп Үз халкы Исраилгә бирде.
[13] И Раббы, исемең Синең мәңгелек, даның буыннан-буыннарга күчешледер!
[14] Раббы Үз халкын хаклы чыгарыр, Үз колларына миһербанлык күрсәтер.
[15] Мәҗүсиләрнең көмеш вә алтын потлары – кеше кулы ясаган әйбер:
[16] авызлары булса да, сөйләшмәсләр, күзләре булса да, күрмәсләр,
[17] колаклары булса да, ишетмәсләр, тын-сулышсыздыр алар.
[18] Мондый потларны ясаган, аларга өмет баглаган һәр кеше шул җансыз потлар кебек булыр!
[19] Әй Исраил йорты, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр! Әй Һарун токымы, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр!
[20] Әй Леви токымы, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр! Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүчеләр, Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз!
[21] Торак урыны Иерусалимдә булган Сион Раббысына мактау-шөкерләр яусын! Раббыны данлагыз!