Skip to content
Opens in a new window

[1] И Раббы, үч алучы Аллаһы, Үзеңне күрсәт, үч алучы Аллаһы!

[2] Калык, җир йөзенең Хөкемчесе, тәкәбберләргә хак җәзаңны бир!

[3] Яманнар кайчангача, и Раббы, яманнар кайчангача тантана итәр икән?

[4] Аларның авызыннан һавалы сүзләр бөркелә, бозыклык эшләгән һәркем мактала.

[5] И Раббы, халкыңны җәбер кыла, Син сайлаган халыкны кыерсыта алар.

[6] Толны, читтән килгәнне бугазлыйлар, үксезләрнең җанын кыялар.

[7] Алар: «Раббы күрми, Ягъкуб Алласы берни дә белми», – дип уйлый.

[8] Әй ахмаклар, акылыгызга килегез! Әй наданнар, кайчан акыл керер икән сезгә?

[9] Колакны бар иткән ишетмәс дисезме?! Күзне яраткан күрмәс дисезме?!

[10] Халыкларны җәзага тартучы, кешегә акыл өйрәтүче сезне фаш итмәс дисезме?!

[11] Раббы адәм баласының ниятләрен белә, алар буш, мәгънәсездер.

[12] Бәхетледер, и Раббы, Синнән акыл өйрәнгән, Кануның кагыйдәләрен үзләштергән кеше!

[13] Син аны афәтле көндә дә саклап яшәтәсең, яманнарга чокыр казылганчы, аны имин кыласың.

[14] Чөнки Раббы Үз халкын читкә какмаячак, Үзенең милкен ташлап китмәячәк. Хөкем эшләре гадел кылыначак, һәм саф күңеллеләр моңа терәк булачак.

[16] Явызлар алдында мине кем яклар? Бозыклар белән көрәштә янәшәмдә кем торыр?

[17] Раббым хәлемә кереп ярдәм итмәсә, җаным күптән тынлык иленә күчәр иде.

[18] «Менә-менә аягым тайпылыр!» дигән чакларда Синең мәрхәмәтең, Раббым, мине егылудан саклап калды.

[19] Кайгы-хәсрәттән эчем тулып ташыса, Син юатып, күңелем сөенеч белән тула.

[20] Кануннар чыгарып золым кылучы явыз хөкемдарлар Сиңа якын булырмы?!

[21] Андыйлар тәкъва кешенең җанына бөтен өерләре белән ташланалар, гаепсезне үлемгә хөкем итәләр.

[22] Әмма Раббы – минем Кальгам-ныгытмам, Аллаһы – мин сыену тапкан Кыяташтыр!

[23] Раббы Аллабыз ул бозык бәндәләргә эшләренә бәрабәр җәзасын бирер, кылган явызлыклары өчен кырып ташлар.

Зәбур — Chapters