[1] Бәхетледер кеше, яманнар үгете белән йөрмәсә, гөнаһлылар юлына басмаса, мыскыллап көлүчеләр арасында утырмаса!
[2] Раббы канунында булыр аның ирке, көне-төне өйрәнер шул Канунны.
[3] Агымсу ярында үскән агач кебек ул: җимешен үз вакытында бирер, яфраклары шиңмәс-корымас; һәр эшендә уңышка ирешер ул.
[4] Яманнар андый түгелләр, җилгәреп очырган ашлык чүбе кебек алар.
[5] Шунлыктан яманнар хөкемдә акланмас, тәкъвалар арасында гөнаһлылар урын тапмас.
[6] Тәкъваларның юлын Раббы саклый, ә яманнарның юлы һәлакәткә илтә.
Зәбур — Chapters
123456789101112131415161718192021222324252627282930313233343536373839404142434445464748495051525354555657585960616263646566676869707172737475767778798081828384858687888990919293949596979899100101102103104105106107108109110111112113114115116117118119120121122123124125126127128129130131132133134135136137138139140141142143144145146147148149150