[1] Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында. Җыр-мәдхия.
[2] И Аллаһы, миһербанлы бул безгә, мөбарәк фатихаңны юлла, йөз нурың белән балкыт безне!
[3] Җир йөзендә хак юлың мәгълүм булсын, бар халыкларга Коткаручы икәнең беленсен.
[4] И Аллаһы, халыклар Сиңа рәхмәтләрен юлласын, бар халыклар Сиңа шөкраннар кылсын!
[5] Кавемнәр куанышсын, сөенсен, чөнки һәр кавемгә Синең хөкемең гаделдер, җир йөзендәге бар халыкка Син хак юл күрсәтәсең.
[6] И Аллаһы, халыклар Сиңа рәхмәтләрен юлласын, бар халыклар Сиңа шөкраннар кылсын!
[7] Җир үзенең җимешен бирсен, Аллаһы, Аллабыз, безне мөбарәк кылсын!
[8] Аллабыз безне фатихаласын! Дөньяның һәр тарафында Аңардан куркып, Аны хөрмәт итеп яшәсеннәр!
Зәбур — Chapters
123456789101112131415161718192021222324252627282930313233343536373839404142434445464748495051525354555657585960616263646566676869707172737475767778798081828384858687888990919293949596979899100101102103104105106107108109110111112113114115116117118119120121122123124125126127128129130131132133134135136137138139140141142143144145146147148149150