Skip to content
Opens in a new window

[1] Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында. Давытның мәдхиясе.

[2] Ялваруларымны җавапсыз калдырма, и яклаучы Аллам! Кысынкы чагымда Син миңа иркенлек бирдең; инде хәзер дә кызган, ачы догамны ишет!

[3] И адәм балалары! Миңа кара ягудан кайчан туктыйсыз? Юк-барга күңелегезне биреп, кайчанга кадәр юлдашыгыз ялган булыр?

[4] Белегез ки, тугры колын Раббы Үзенә сыендырды: кайчан гына дәшсәм дә, ишетә Ул мине.

[5] Куркып тетрәнегез, гөнаһ кылмагыз, төнлә ятакларыгызда тыныч кына уйланып ятыгыз.

[6] Тиеш булган корбаннарны китерегез һәм Раббыга сыеныгыз!

[7] «Безгә яхшылыкны кем эшләр?» дигәннәр күптер. И Раббы, безне йөзең балкышы белән нурландыр!

[8] Иген вә шәрабка тиенгән кешеләрнең шатлыгы йөрәгемә Син салган сөенечтән күпкә кайтыштыр.

[9] Сау-сәламәт ятып йоклыймын, чөнки бары Син, Раббы, мине иминлектә яшәтәсең!

Зәбур — Chapters