Skip to content
Opens in a new window

[1] И Раббым, мине – фәкыйрь бер мазлумыңны ишет һәм җавап бир!

[2] Җанымны саклап кал, и Аллам! Чөнки мин Сиңа тугрымын. Сиңа сыгынган колыңны коткара күр!

[3] Мин көн саен Сиңа ялварып дәшәмен – кызган мине, и Хуҗа-Хаким! Җаным Сиңа юнәлгән – тугры колыңның күңелен сөендер!

[5] Син, Хуҗа-Хаким, игелек вә бәхиллек ияседер, Үзеңә инәлгәннәрнең барсына чиксез мәрхәмәтеңне юллыйсың.

[6] Ишет догамны, и Раббым, ялваруыма колак сал!

[7] Кайгылы көнемдә мин Сиңа дәшәм, чөнки Син мине ишетүчедер.

[8] И Хуҗа-Хаким, илаһлар арасында Сиңа тиңнәр юк, кылган эш-гамәлләреңә дә ишләр юк!

[9] Син бар иткән халыкларның һәммәсе, Хуҗа-Хаким, Сиңа килеп табыначак, исемеңә дан-хөрмәт белдерәчәк!

[10] Чөнки Син – бөек, могҗизалар тудыручысың! Син – Аллаһы, бары Син генә!

[11] И Раббым, мине хак юлыңа күндер – шул хакыйкатең юлында йөрермен. Йөрәгем бөтен барлыгы белән исемеңне хөрмәт итсен.

[12] И Хуҗа-Хакимем, и Аллам, бар күңелемнән Сиңа рәхмәтләр укырмын, гомер бакый исемеңне данлармын!

[13] Чөнки миңа кылган мәрхәмәтең ифрат зурдыр: җанымны Син үлеләр дөньясы төпкеленнән йолып алдың.

[14] И Аллам, тәкәбберләр миңа каршы аякландылар, Сине бар дип тә белмәүче залимнәр өере җанымны кыярга җай эзли.

[15] Син, Хуҗа-Хакимем, – рәхимле вә миһербанлы, сабыр-түзем, үтә мәрхәмәтле, тугрылыклы Аллаһы.

[16] Күзеңне төшер дә кызган мине, мин колыңа көч-ныклык бир, Синең колың булган хатын-кызның углын бәладән коткар!

[17] Мине якын күрүеңнең берәр билгесен күрсәтче! Син, Раббым, ярдәм кулыңны сузып мине юаткач, миңа нәфрәт саклаучылар хурлыкка калсыннар.

Зәбур — Chapters