Skip to content
Opens in a new window

[1] Эзрах нәселеннән булган Эйтанның нәсыйхәте.

[2] Мәрхәмәтеңә, и Раббым, мәңге дан җырлаячакмын, авызым Синең тугрылыгыңны буыннан-буынга игълан итеп торачак.

[3] Белеп әйтәм: мәрхәмәтең мәңгелек итеп яратылган, тугрылыгың күкләргә күтәреп куелган.

[4] Син әйттең: «Сайлаган кешем – Давыт колым белән килешү төзедем, ант эчтем:

[5] „Нәсел варисларың мәңге дәвам итәчәк, буыннан-буынга тәхетле булачак!“» – дидең.

[6] И Раббы, күкләрдә – могҗизалы эшләрең, фәрештәләр җыенында тугрылык сыйфатың мактала.

[7] Юкса күкләрдә Раббыга кем иш була алыр?! Илаһи затлардан кем Аңа тиңләшер?!

[8] Аллаһы дәһшәтледер фәрештәләр җыенында, янәшәсендәгеләрнең һәммәсеннән дәһшәтлерәк Ул.

[9] И Раббы, Күкләр Хуҗасы Алла! Синдәй кодрәтле тагын кем бар?! Тирә-ягыңны тугрылык сарып алган.

[10] Син ярсулы диңгезләр өстеннән хакимлек итәсең, кубарылып чайкалган дулкыннарны тынычландырасың.

[11] Син Раһабны өзгәләп ташладың; көчле кулың белән дошманнарны куып тараттың.

[12] Күкләр Синеке, җир дә Синеке! Дөньяны һәм андагы бар нәрсәне Син яраттың;

[13] төньякны вә көньякны бар иттең; Тавор вә Хәрмун таулары сөенеп исемеңне тәкрарлый.

[14] Беләгең ныктыр, кулың көчле, уң кулың югары күтәрелгән.

[15] Хаклык вә гаделлек – тәхетеңнең нигезедер; мәрхәмәт вә тугрылык – Синең юлдашың.

[16] И Раббы, шатлык авазларын ишеткән халык бәхетледер! Ул Синең нурлы йөзең яктысында йөрер,

[17] көннәр буе исемеңне телгә алып сөенер, хаклыгыңа таянып югары күтәрелер.

[18] Чөнки Син – халкыңның көч-куәт бизәгедер; безгә күрсәткән илтифатың белән башыбызны югары чөябез.

[19] Безнең калканыбыз – Раббыдан, патшабыздан, Исраилнең изге Алласыннан.

[20] Үзеңнең тугры бәндәләреңә иңдергән вәхидә Син: «Мин, халкым арасыннан бер гаярь сугышчыны – колым Давытны сайлап алып, аңа ярдәм иттем, аны югары күтәрдем, изге маем белән майладым.

[22] Кулым аңа таяныч булыр, беләгемнән ул көч алыр, – дидең. –

[23] Дошман аны буйсындыра алмас, залимнәр аңа золым кылмас.

[24] Аның бар дошманын үз күзе алдында орып салырмын, үч-нәфрәт саклаучыны кырып юк итәрмен.

[25] Тугрылыгым, мәрхәмәтем аңа юлдаш булыр, исемемне телгә алып, башын ул югары чөяр.

[26] Аның кулын диңгезгәчә, уң кулын елгаларга кадәр сузармын.

[27] „Син минем Атам, Аллам, коткаручы Кыяташым!“ – дип эндәшер ул Миңа.

[28] Ул Минем беренчел-өлкән углым булыр, дөнья патшаларының иң бөегенә әверелер.

[29] Мәрхәмәтемнән аны беркайчан ташламам; аның белән төзегән килешүем бозылмас.

[30] Аның нәсел орлыгы мәңге дәвам итәр, тәхет еллары күктәге көннәр санынча булыр, – дидең. –

[31] Инде әгәр угыллары Канунымны боза калса, Минем карарларны үтәмәсә,

[32] Кануным кагыйдәләренә хилафлык кылып, боерыкларымны онытса,

[33] ул чакны Мин хөкемдар таягымны эшкә кушармын, кылган җинаятьләре, гөнаһлары өчен, бәрә-суга аларны кыйнармын, – дидең. –

[34] Әмма мәрхәмәтемнән аларны барыбер аермамын, тугрылыгыма, Килешүемә, авызымнан чыккан сүз-вәгъдәләремә хыянәт итмәмен.

[36] Бервакыт мөкатдәс исемем белән ант иттем бит Мин: „Давытка һич ялганламам“, – дип әйттем.

[37] Давытның нәсел орлыгы мәңге дәвам итәр, тәхете дә, кояш кебек, хозурымда булыр,

[38] күкләрнең тугры шаһиты ай кебек, мәңге шулай нык торыр!» – дидең.

[39] Әмма Син, Раббы, май сөрткән кешеңә сырт куйдың, ачу-дәһшәтең белән аны читкә тибәрдең;

[40] колың белән төзегән килешүне юкка чыгардың, аның таҗын җиргә ордың;

[41] бөтен дивар-ихаталарын җимердең, кальга-калаларын хәрабәгә әйләндердең.

[42] Үтеп барган һәркем аны талый-туный, күршеләр алдында ул мәсхәрәгә калды.

[43] Аңа каршы дошманнарга кул күтәрергә ирек куеп, Син аларның барчасын да сөендердең.

[44] Кылычының йөзен кайтардың, яу кырында аңа булышмадың;

[45] мәһабәтлеген тоныкландырдың, тәхетен җиргә аудардың;

[46] аның яшьлек көннәрен кыскарттың, үзен мәсхәрәгә урадың.

[47] И Раббы, кайчангача ачу-ярсуың уттай дөрләр, кайчангача бездән яшеренеп торырсың?

[48] Гомеремнең кыскалыгын онытмасаң иде. Фани тормыш өчен генә бар иттеңме адәм баласын?

[49] Бармы, дөньяда яшәп, үз үлемен күрмәгән, җанын үлеләр аймагыннан коткарып калган кеше?!

[50] И Хуҗа-Хаким, кайда Синең әүвәлге мәрхәмәтең? Син бит Давытка тугры булырга ант иттең.

[51] И Хуҗа-Хаким, кол бәндәләреңнең мәсхәрә ителүен, халык-кавемнәрнең мыскыллы сүзләрен йөрәгемдә йөртүемне, дошманнарыңның, и Раббы, ачы телләнүен, май сөрткән затыңның һәр адымын яманлавын оныта күрмә.

[53] Раббыга мәңге-мәңге мактау-шөкерләр яусын! Амин, амин!

Зәбур — Chapters