Skip to content
Opens in a new window

[1] И Раббым, бөтен йөрәгемнән Сиңа рәхмәтләр укыйм, илаһлар алдында Сиңа дан җырлыйм!

[2] Мөкатдәс гыйбадәтханәң алдында башымны иям, мәрхәмәтең вә тугрылыгың хакына исемеңә шөкрана итәм, чөнки исемең вә сүзеңне Син һәрнидән өстен куйдың.

[3] Чакырган көнемдә Син мине ишеттең, җаныма көч-дәрт керттең.

[4] И Раббы, данласыннар Сине җир йөзенең барлык патшалары, чөнки ишетә алар Синең авыздан чыккан сүзләрне;

[5] хак юлыңны мактап җырласыннар, чөнки Раббының дан-шөһрәте зурдыр!

[6] Раббы югарыда: мескен мазлумны да күрә Ул, тәкәбберне дә ерактан ук абайлый.

[7] Хафалы чагымда Син җаныма дәва бирәсең, ярсыган дошманымнан кулыңны сузып яклыйсың – уң кулың мине коткарып кала.

[8] Миңа вәгъдә иткәннәрнең барысын тормышка ашырыр Раббы. Синең мәрхәмәтең, и Раббы, мәңгелек! Кулыңа алган эшләрне ташлама!

Зәбур — Chapters