Skip to content
Opens in a new window

[1] Әй күңелем, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр! И Раббы Аллам, Син искиткеч бөексең! Син шөһрәт вә мәһабәтлеккә уралгансың,

[2] кием кигәндәй нурга төренгәнсең, күкләрне пәрдә итеп киергәнсең,

[3] өеңне күктәге сулар өстенә корып куйгансың; болытларны Үзеңә арба итеп җил канатларында гизеп йөрисең;

[4] җилләр – Синең чапкын-хәбәрчеләрең, ут-яшеннәр – хезмәтчеләрең.

[5] Җир йөзен Син, нык нигезгә урнаштырып, мәңге-мәңге какшамас иткәнсең,

[6] аны төпсез диңгез эченә төреп куйгансың; сулар тау түбәләреннән дә югары булган.

[7] Синең җикерүеңнән сулар кача башлаган, күкрәгән тавышыңнан кабаланып ашыккан,

[8] таулар өстеннән үзәннәргә омтылып, Син билгеләгән урыннарга агып төшкән.

[9] Җир йөзен янә тоташтан каплап алмасын дип, Син аларга чик-киртә куйгансың.

[10] Чишмәләрне Син агым сулар итәсең, таулар арасыннан агызып җибәрәсең.

[11] Су барлык кыр җәнлекләрен тәэмин итә, барлык кыргый ишәкләрнең сусынын баса.

[12] Су янында күк кошлары оя кора, әрәмәлекләрдән кош сайраган авазлар ишетелә.

[13] Син биектән торып тауларны сугарасың, җимешләрең белән җир өстен тутырасың.

[14] Хайваннар өчен – үлән, кешеләр ихтыяҗы өчен яшеллекләр үстерәсең, туфракта азык-төлек үсемлекләре иктереп.

[15] Кешеләргә күңелләрне ача-сөендерә торган шәраб, йөзләрне ялтырата торган зәйтүн мае, көч-дәрманны арттыра торган икмәк җитештерәсең.

[16] Раббы Үзе утырткан агачлар – Ливан эрбетләре – суга туенып үсә.

[17] Кошлар – эрбет ботакларында, ләкләк – нарат башында оя кора.

[18] Биек таулар – кыргый кәҗәләр биләмәсе, кыялар – кушаякларның сыену урыны.

[19] Вакыт күрсәтер өчен, Син айны яраткансың, кояш та үзенең баер чагын яхшы белә.

[20] Караңгы өртеп, Син төн ясыйсың да барлык урман җәнлекләрен аякка бастырасың:

[21] яшь арысланнар үкереп ауга чыга, Аллаһы җибәргән азыкны эзли.

[22] Офыкта кояш кызыллыгы күрендеме, алар җыйнаулашып өннәренә кереп яталар.

[23] Кеше исә үзенең хезмәтен башкарырга китә, кичке караңгыга чаклы эштә була.

[24] И Раббы, Синең эш-гамәлләрең төрледән-төрледер! Һәр нәрсәдә зирәклегең балкый, җир йөзе Синең иҗатың белән тулы.

[25] Диңгезгә баксаң, очы-кырые күренми, суда кайнашкан олы-кече җан ияләре бихисаптыр.

[26] Аның өстендә көймә-кораблар йөзә; суда уйнаклап йөзеп йөрсен дип, Син бар иткән Ливьятан да шунда.

[27] Вакытында ашарга бирерсең дип, барысы да Синнән ризык көтә.

[28] Бирсәң, кабул итәләр, ашыйлар, кулыңны ачсаң, тук булалар.

[29] Йөзеңне яшергәндә, хафага калалар, Син сулышларын өзгәндә, үлеп туфракка әйләнәләр.

[30] Сулышыңны өргәндә исә дөньяга туалар – җир йөзен Син шулай яңартасың.

[31] Раббының дан-шөһрәте мәңгелек булсын! Куансын Раббы Үзенең эш-гамәлләре белән!

[32] Ул күзен бакканда, җир йөзе тетри, тауларга кагылса, алардан төтен күтәрелә.

[33] Гомерем буе Раббыга җырлармын, терек чагымда Аңа мәдхияләр яудырырмын.

[34] Догалы уйларым Аңа хуш күренсен, сөенечләрем Раббыдан килсен!

[35] Югалсын җир йөзеннән гөнаһлылар, яманнарның эзе калмасын! Әй күңелем, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр! Раббыны данлагыз!

Зәбур — Chapters