Skip to content
Opens in a new window

[1] Бәхетледер Раббыдан курыккан һәм Аны хөрмәт иткән кеше, Аның хак юлында йөрүче!

[2] Хезмәтең белән тапканны ашарсың, бәрәкәт иясе булып рәхәттә яшәрсең.

[3] Хатының – өеңдәге мул җимешле йөзем агачы кебек, табының тирәли утырышкан угылларың – зәйтүн агачының үсентеләре кебек.

[4] Раббыдан курыккан, Аны хөрмәт иткән һәр кеше әнә шундый булып мөбарәк кылыныр.

[5] Раббы сине Сионнан торып мөбарәк кылсын! Гомерең буе Иерусалимнең бәхетен күреп яшәргә,

[6] угылларыңның угылларын күрергә язсын! Исраилгә иминлек насыйп итсен!

Зәбур — Chapters