[1] Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.
[2] И Аллаһы, догамның ялвару авазларын ишет, дошманнар дәһшәтеннән гомеремне саклап кал!
[3] Явыз бәндәләрнең мәкерле ниятеннән, яманнар өереннән яшер мине!
[4] Алар телләрен кылычтай үткерлиләр, агулы сүзләрен уктай төбиләр.
[5] Курыкмастан, шулай һич көтмәгәндә гаебе юк кешегә яшеренеп аталар.
[6] Бер-берсен явыз эшләргә этәрәләр, яшерен ау-ятьмә куярга сүз куешалар, «Моны кем күрсен?!» дип уйлыйлар.
[7] Гаделсезлек кылырга җыенып: «Корган хәйләбез шәп!» – диләр. Чыннан да, адәмнең күңелендә, аның йөрәгендә нәрсә ятканын белерлек түгел.
[8] Әмма Аллаһы аларга Үзе башлап ук атар, аларны җәрәхәтләр кинәттән.
[9] Усал телләреннән үзләренә үк зыян килер, ә моны күргән кешеләр мыскыллап башын чайкар.
[10] Бөтен адәм заты куркып калыр – Аллаһының эшләрен игълан итәр, Ул кылган гамәлләрнең асылына төшенер.
[11] Тәкъва кеше, Раббыга сыенып, сөенеч табар, барча саф йөрәкләр Аны данлар.