[1] Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.
[2] Бар өметем Раббыда иде, һәм Ул, колак салып, фөрьядымны ишетте.
[3] Мине үлем чокырыннан, баткаклык эченнән тартып чыгарды; аякларымны каты таш өстенә бастырды, аларга ныклык бирде.
[4] Авызыма яңа бер җыр – Аллабызны данлаучы сүзләр салды. Аның шушы гамәлләрен күреп, күпләр куркуга калыр, ышанычларын Раббыга баглар.
[5] Раббыга өметләнеп торганнар бәхетледер! Андый кеше тәкәббергә, ялганга иярүчегә йөз бирмәячәк.
[6] И Раббы Аллам, күптер Синең могҗизаларың, безнең хакка корган ниятләрең! Сиңа тиңдәш берәү дә юк! Шуларны телгә алып сөйли башласаң, бихисаптыр алар Синдә.
[7] Син миннән корбан, бүләкләр теләмәдең, гөнаһ йолу вә тулаем яндыру корбаны да таләп итмәдең; Син минем колакларымны ачтың.
[8] Шулчак мин әйттем: «Менә, мин килдем, кулъязма төргәгендә минем хакта язылган, – дидем. –
[9] И Аллам, Синең ихтыярыңны үтәргә телим, Синең Канун – йөрәгем түрендә».
[10] Олуг җыенда мин Синең хаклыгың турында сөйләдем, телемне тыймадым – бу Сиңа мәгълүмдер, и Раббым!
[11] Хаклыгыңны яшереп тотмадым, тугры-садыйк, Коткаручы булуыңны бәян иттем; мәрхәмәтең вә тугрылыгың хакындагы хәбәрне олуг җыеннан йомып калмадым.
[12] И Раббым, рәхим-шәфкатеңнән мине мәхрүм итмә, мәрхәмәтең вә тугрылыгың мине һаман саклап торсын!
[13] Юкса бихисап бәла-казалар чолгап алды мине, гөнаһ эшләремнән күзләремне пәрдә сарды, башымдагы чәч бөртегеннән дә күбәйде алар, йөрәгемнең хәле бетте.
[14] Илтифат күрсәт, и Раббым, коткар мине! Ярдәмең белән ашык, и Раббым!
[15] Җаныма кул сузучылар оятка калсыннар, хур булсыннар, миңа зарар-зыян китерергә теләүчеләр, мәсхәрә ителеп, берсе калмый артка чигенсеннәр.
[16] Ихи-хи-хи, дип миннән көлүчеләр, рисвай калып, хурлык ачысын татысыннар.
[17] Ә Сиңа йөз тотучылар барысы куанышып күңел ачсыннар, «Раббы бөектер!» дип тәкрарласын коткарганың өчен Сине сөючеләр.
[18] Мин исә бичара бер фәкыйрьмен – кайгыртсаң иде мине, и Хуҗа-Хаким! Син – миңа Ярдәм итүче, мине Коткаручы! Соңгара күрмә, и Аллам!