Skip to content
Opens in a new window

[1] Җырчылар җитәкчесенә: «Ерак имәнлектә күгәрчен» көенә. Давытның Гәт шәһәрендә пелештиләр кулына эләккәннән соң язган шигыре.

[2] И Аллаһы, миһербанлык күрсәт! Чөнки мине кысалар-изәләр, көн дә миңа һөҗүм итәләр.

[3] Дошманнарым мине һәркөн шулай кысрыклый; миңа каршы аякланучылар бик күбәйде, и Аллаһы Тәгалә!

[4] Курыкканымда мин Сиңа сыенамын,

[5] Аллаһының сүзен данлап, өметемне Аңа баглыйм. – Нәрсәдән куркырга миңа?! Адәм заты миңа ни кыла алсын?!

[6] Сөйләгән сүземнең мәгънәсен бозалар һәрчак, бөтен исәпләре – миңа явызлык эшләү.

[7] Җыелышалар да, яшеренеп, минем адымнарымны күзәтәләр – шулай җанымны ауламак телиләр.

[8] Җинаятьләре өчен җәзасыз калдырма аларны! Дәһшәтең белән, и Аллаһы, җиргә орып сал халыкларны!

[9] Горбәттә газап чигүләрем Сиңа мәгълүмдер; күз яшем тулы касә Синең хозурыңда, һәр бөртеге дәфтәреңә язылган түгелме?!

[10] Сиңа фөрьяд иткәндә, дошманнарым кире чигенәчәк; беләмен ки: Аллаһы минем яклы!

[11] Аллаһының сүзен данлыймын! Раббының сүзен данлыймын!

[12] Өметемне Аллаһыга баглыйм. – Нәрсәдән куркырга миңа?! Адәм заты миңа ни кыла алсын?!

[13] И Аллаһы! Сиңа әйткән нәзерләремне үтәрмен, рәхмәт бүләкләре китерермен.

[14] Чөнки Син җанымны үлемнән коткардың, аякларымны абынмас кылдың. Инде мин, дөньяның яктысын күреп, Синең алдыңда йөрермен.

Зәбур — Chapters