Skip to content
Opens in a new window

[1] И Аллаһы, Синең биләмәгә чит халыклар хуҗа булды, алар мөкатдәс йортыңны нәҗесләде, Иерусалимне хәрабәгә әйләндерде.

[2] Колларыңның мәетен – күк кошларына, тугрыларың җәсәден җир ерткычларына биреп ашатты.

[3] Иерусалимнең әйләнә-тирәсендә кеше каны су урынына түгелде, мәетләрне күмәргә каберче табылмады.

[4] Без күршеләребез каршында рисвай булдык, бөтен әйләнә-тирәгә хур вә мәсхәрә ителдек.

[5] И Раббы, ачуың шулай кайчангача барыр икән? Мәңгегәме? Кайчангача ярсуың ялкын кебек дөрләп торыр икән?

[6] Үч-җәзаңны Сине танымаучы халыкларга, исемеңне телгә алмаган патшалыкларга каршы юнәлт!

[7] Чөнки шулар ашады Ягъкубның башын, йортын шулар хәрабәгә әйләндерде.

[8] Ата-бабаларның гөнаһларын безнең өскә якма, безгә тизрәк рәхим-шәфкатеңне юлла! Юкса без тәмам зәгыйфьләнеп калдык.

[9] И Аллаһы, безнең Коткаручыбыз! Данлы исемең хакына ярдәм ит безгә, исемең хакына коткар безне, гөнаһларыбызны кичер, гафу ит!

[10] Нигә әле чит халыклар: «Кайда соң аларның Алласы?!» – дип көләләр. Колларыңның түгелгән каны өчен үч алуың бар халыкларга мәгълүм булсын, һәм моны безнең күзләребез күрсен!

[11] Мәхбүсләрнең аһ-зары хозурыңа барып ирешсен, бөек кодрәтеңнең көч-гайрәте белән үлемгә дучар ителгәннәрне коткарып кал!

[12] Сине мәсхәрәләгән күрше халыкларга җиделәтә артыграк итеп кайтар, и Хуҗа-Хаким!

[13] Ә без, Синең халкың, утлавың сарыклары, Сиңа мәңге рәхмәтләр укырбыз, буын арты буын мактау сүзләре сөйләрбез!

Зәбур — Chapters