Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббы – минем көтүчем, Ул мине мохтаҗлыкта калдырмас.

[2] Мул-куе үләнле болыннарда йөртер, талгын сулы елгалар буенда ял иттерер.

[3] Җаныма ныклык бирер, Үз исеме хакына мине хак-туры юллардан җитәкләр.

[4] Караңгы үзәнгә барып керсәм дә, хәвеф-хәтәрдән курыкмам, чөнки янымда Син бар! Көтүче таягың вә юл таягың кулыңдадыр, шуңа күрә җаным тыныч минем.

[5] Дошманнарым күз алдында Син миңа табын җәйдең, башыма хуш исле май сөрттең; мөлдерәмә тулы минем касәм.

[6] Шулай, Синең игелегең, мәрхәмәтең хәятем дәвамынча мине җитәкләп йөртер. Раббы йорты гомер бакый минем йортым булыр.

Зәбур — Chapters