[1] И Аллаһы, нигә Син безне бөтенләйгә ташлап киттең? Ни өчен утлавың сарыкларына ачу-каһәрең төште?
[2] Борын заманнарда ук Үзең сайлап алган халыкны – Минем өлешем дип йолып алган кавемеңне, торакханәм дип тәгаенләгән Сион тавын да хәтереңә төшер!
[3] Адымнарыңны коточкыч хәрабәләр тарафына юнәлт, дошманнарның изге җирдә бар нәрсәне җимерүен күр.
[4] Син безнең белән очрашкан урында бүген алар ырылдый, һәр җирдә үз әләмнәрен элеп чыктылар.
[5] Агач ботагы чапкандай, балталарын күтәреп, ватып-җимереп йөриләр,
[6] айбалта вә чапкычлары белән дивардагы нәкышләрне чапкалыйлар.
[7] Изге йортыңны ут төртеп яндырдылар, иштеләр, исемеңне йөрткән урынны нәҗесләделәр.
[8] Күңелләреннән: «Барысын җимерик!» – дип әйтеп, Аллаһының илдәге барча гыйбадәтханәләрен көлгә әйләндерделәр.
[9] Без инде билге-галәмәтләр күрмибез, пәйгамбәрләр дә калмады; кайчангача дәвам итәр бу хәл – беркем белми.
[10] И Аллаһы, кайчанга кадәр барыр бу хурлык? Исемеңне дошман мәңге шулай мәсхәрәләрме?
[11] Ни өчен кулыңны кире алдың? Чыгар уң кулыңны куеныңнан, юк ит шуларны!
[12] Син, Аллаһы, – борынгыдан минем патшам, илебезгә котылу алып килүче.
[13] Кодрәтең белән Син диңгезне урталай ярдың, сулардагы аждаһаларның башларын кыйдың.
[14] Ливьятанның башын чабып өздең, гәүдәсен чүл ерткычларына азык итеп бирдең.
[15] Чишмә суларына, инешләргә Син юл ярдың, ташкын сулы елгаларны исә корыттың.
[16] Көн Синекедер, төн дә Синеке, ай вә кояшны күккә Син урнаштырдың.
[17] Җир йөзенең барлык чикләрен билгеләдең, җәй вә кышны Син гамәлгә керттең.
[18] Исеңдә тот, Раббы: дошман Сине хурлавын дәвам итә, акылсызлар исемеңне мәсхәрәли.
[19] Ерткычлардан харап иттермә күгәрченеңне, беркайчан онытма хәлен мескен колларыңның.
[20] Безнең белән төзегән килешүгә күз сал, юкса илнең караңгы почмакларында җәбер-золым хөкем сөрә.
[21] Мазлум бәндәң үз иңенә хурлык йөге төяп кайтмасын, фәкыйрь-юксыл исемеңне данласын.
[22] Күтәрел, Раббы, хакыңны якла, мәгънәсез бәндәләрнең Сине мәсхәрә итүләрен исеңнән чыгарма!
[23] Сиңа каршы баш калкыткан дошманыңның сөрәнләп кычкыруын, һич тынып тормаган шау-шуын игътибарсыз калдырма!