[1] Җырчылар җитәкчесенә: тынлы уен коралларында. Давытның мәдхиясе.
[2] Сүзләремә колак сал, Раббым, аһ-зарымны ишет.
[3] Фөрьяд авазымны тыңла, и патшам вә Аллам! Чөнки догам Сиңадыр.
[4] Таңнарда Син мине ишетеп торасың, и Раббым! Иртәләрен Сиңа инәлеп дәшәмен һәм җавап бирүеңне көтеп каламын.
[5] Чөнки яманлыкны хуш күргән Аллаһы түгелсең, явызлык Синең хозурыңа кунмас.
[6] Тәкәбберләргә Синең янда урын табылмас, бозыклык эшләгәннәр һәммәсе нәфрәтеңә дучар булыр.
[7] Ялган сөйләгәннәрне Син юк итәрсең; канга сусаганнарга, мәкерлеләргә Раббы җирәнеп карый.
[8] Мин исә, мәрхәмәтең күплектән, Синең каршыңа килермен, мөкатдәс йортыңа керермен, курку вә тирән хөрмәт белән алдыңда сәҗдә кылырмын.
[9] И Раббым, хак юлыңнан җитәкләп бар мине, юкса дошманнарым күптер; туры юлга күндер мине!
[10] Чөнки дошманнарым сүзендә хаклык юк, эчләре һәлакәтле уйлар белән тулы; ачык кабер базыдыр бугазлары, телләрендә – ялагайлык.
[11] И Аллаһы! Хөкемеңә дучар ит аларны, мәкерлекләре үзләренең башына җитсен! Бихисап күп гөнаһлары өчен яныңнан олактыр барысын, чөнки алар Сиңа каршы баш күтәрде.
[12] Сөенсен Сиңа сыенган бар кеше, сөенү шатлыгын татысын һәрдаим; аларга химая кылчы Син. Сине сөйгәннәр Синдә шатлык-куаныч тапсын!
[13] Чөнки Син, Раббы, тәкъваларны мөбарәк кыласың, миһербаның калканы белән аларны каплап торасың.