[1] И халкым, тыңла үгет-нәсыйхәтемне, авызымнан чыккан сүзләргә колак сал!
[2] Авыз ачамын сөйләргә гыйбрәтле хикәяләрне, үткәннең серләрен ачып бирәмен.
[3] Безгә ул турыда ата-бабаларыбыз сөйләде – алардан ишетеп белдек.
[4] Угыл-оныкларыбыздан яшермик, Раббының данын, кодрәтен, Ул тудырган могҗизаларны киләсе буыннарга да белгертик.
[5] Раббы Үз күрсәтмәләрен Ягъкуб нәселенә күндергән, Исраилгә Канун биргән; шуларны өйрәтсен диеп балаларына безнең ата-бабаларга әмер иткән,
[6] ягъни моны белсен диеп киләчәк буыннар – әле дөньяга килмәгән токымнар һәм шулардан туачак угыллар;
[7] Аллаһыдан өмет өзмәсеннәр, Аның кылган эшләрен онытмасыннар, боерыкларын төгәл үтәсеннәр диеп;
[8] йөрәкләре белән Аллаһыга тугры булмаган, рухлары белән Аңа берекмәгән, кире-фетнәчел ата-бабаларына охшап китмәсеннәр диеп.
[9] Әнә, җәя-ук белән коралланган Эфраим угыллары, сугыш барган көнне кире чигенеп, арка күрсәткәннәр.
[10] Чөнки алар Аллаһы белән килешүне бозганнар, Аның Кануны буенча яшәүдән ваз кичкәннәр;
[11] онытканнар Аның эш-гамәлләрен, үзләренә күрсәтелгән могҗизаларны.
[12] Мисырда, Соган тигезлегендә, аталары алдында Аллаһы күпме могҗизалар күрсәткән булган!
[13] Ул, диңгезне як-якка аерып, аларны коры юлдан алып чыккан; диңгез суын дивар кебек үрә бастырган.
[14] Көндезләрен – алларына җибәргән болыт, төннәрен ут яктысы белән аларга юл күрсәткән.
[15] Чүлдә Кыя ташны ярып су чыгарган, ташып торган мул дәрьядан алгандай, кешеләргә туйганчы су эчергән.
[16] Үзе хасил иткән кыя суларын ермаклар итеп агызган.
[17] Әмма ул заман кешеләре, Аллаһы Тәгаләгә каршы баш күтәреп, Аның алдында чүлдә гөнаһлы эшләрен дәвам иттергәннәр.
[18] Җаннары теләгән ризык таләп иткән булып, Аллаһыга шулай сынау тамашалары оештырганнар.
[19] «Аллаһы чүлдә сый табыны ясый алыр иде микән?» – дип, Аллаһыны рәнҗетә торган сүзләр сөйләгәннәр.
[20] «Әнә бит, Кыя ташларына сугып су аттырды, суны ермаклар итеп агызды. Кодрәте җитсә, икмәк-ризыкны да шулай тапсын безгә, итле табын әзерләсен Үз халкына!» – дигәннәр.
[21] Боларны ишетеп, Раббының бик тә ачуы чыккан; Аллаһыга инанмаганнары өчен, Аның коткаруына өмет итмәгәннәре өчен, Ягъкуб нәселенә ярсып ташланган, Исраил өстенә Үзенең каргыш-каһәрен җибәргән.
[23] Янә дә Раббы болытларга әмерен биргән, күк капусын киереп ачтырган:
[24] манна яудырган үзләренә ризык итеп – күк икмәге биргән халкына.
[25] Адәм балалары фәрештәләр ризыгын татыган, тамаклары туйганчы шуны ашаган.
[26] Раббы күктә шәрык җилен кузгаткан, кодрәте белән көньяк җилен истергән
[27] һәм, тузанга күмгәндәй, мулдан ит яудырган, диңгез комы санынча киек кош күндергән:
[28] туктаулык уртасына – чатырлары янына төшергән Ул ошбу ит ризыкларын.
[29] Карыннары туйганчы ашаганнар кешеләр, һәм Аллаһы, шулай итеп, аларга бөтен теләгәннәрен ирештергән.
[30] Әмма алар әле ашап-эчүдән туктаганчы ук, авызга капкан ризыкларын чәйнәп йотканчы ук,
[31] Аллаһы алар өстенә Үзенең каһәрен иңдергән: Исраилнең көчле затларын үлемгә дучар иткән, гөлдәй егетләрен кырып салган.
[32] Шулай булса да, халык гөнаһ эшләүдән туктамаган, Аллаһының кылган могҗизаларына ышанмаган.
[33] Шуңа күрә Ул аларның яшәү көннәрен мәгънәсезлеккә урап, гомер елларын хәвеф-куркуга салган.
[34] Аллаһы үлем җәзасын гамәлгә ашыра башлауга, алар Аллаһы Тәгаләнең Йолучы, сыендыручы Кыяташ икәнен искә төшерә һәм, борылып, Аны эзләргә тотына иделәр.
[36] Әмма авызлары белән юмалап, тел төпләрендә ялган сүз булган аларның.
[37] Күңелләре Аллаһыга берекмәгән, Аның белән төзегән килешүгә тугрылык сакламаган алар.
[38] Әмма рәхимле Аллаһы гөнаһларын ярлыкаган, аларны кырып ташламаган, күп тапкырлар ачуын басып калган, ярсуын соң чиккә җиткермәгән.
[39] Ул аларның тән-җисем булуын, исеп китеп югалган җил булуын исендә тоткан.
[40] Күпме тапкырлар чүлдә Аллаһыга каршы баш күтәргәннәр, кыргый далада Аны борчуга салганнар!
[41] Кайта-кайта сынаганнар алар Аллаһыны, Исраилнең Изге Алласын әнә шулай рәнҗеткәннәр.
[42] Аллаһының Мисырда кылган галәмәтләрен, Соган кырындагы могҗизаларын, кодрәтле кулы белән үзләрен дошман тырнагыннан йолып алган көннәрен онытканнар.
[44] Ул көнне Аллаһы, мисырлылар агым суны эчә алмасын дип, елгаларын кан дәрьясына әйләндергән.
[45] Өсләренә өер-өер канэчкеч чебеннәрне, вәйранлык китерә торган гөберле бакаларны өстергән.
[46] Басудагы иген кырларын корттан, хезмәт җимешләрен саранчадан ашаткан.
[47] Йөзем куакларын, сикомор агачларын бозлы яңгыр яудырып кырдырган.
[48] Терлекләрен – бозлы давыл белән, көтүләрен яшен суктырып харап иттергән.
[49] Үлем китерүче фәрештәләр җибәреп, мисырлылар өстенә уттай дөрләгән каһәрен, ачу-ярсуын, бәла-казалы афәтен яудырган.
[50] Үч-ачуына киң юл ярып, Ул аларга үләт зәхмәте җибәргән, җаннарын үлемнән коткармаган.
[51] Мисырлыларның, Хам кавеменең, беренче булып туган барча ир балаларын – ирлек куәтенең тәүге җимешләрен – үлемгә тапшырган.
[52] Үз өммәтен исә, сарыкларны ияртеп киткәндәй, шуннан алып чыккан, көтүен әйдәп барган сыман, чүлләр буйлап йөрткән.
[53] Сәфәрләре хәвефсез булган аларның, курыкмаганнар, дошманнарын Аллаһы диңгез суына батырган.
[54] Бара торгач, Ул аларны Үзенең мөкатдәс җиренә – уң кулы яулаган тау итәгенә китереп җиткергән.
[55] Андагы мәҗүси кавемнәрне куып тараткан, җирләрен Исраил ыругларына биләмәгә биргән, Үз халкын шул кавемнәрнең чатырларына урнаштырган.
[56] Әмма халык Аллаһы Тәгаләне сынаудан туктамаган: Аның күрсәтмәләрен үтәмәгән, әледән-әле Аңа каршы баш калкыткан.
[57] Ата-бабалары кебек хыянәтче, хаин булган алар, ышанычсыз җәяне хәтерләткән.
[58] Калкулыклардагы потханәләре белән Аллаһының ачуын кузгатканнар, пот-санәмнәре белән Аның көнчелеген кыздырганнар.
[59] Барысын күреп-ишетеп торган Аллаһы, тәмам ярсып, Исраилне хозурыннан читкә тибәргән.
[60] Адәм балалары арасында корган чатырын, Шилоһтагы торак йортын ташлап киткән.
[61] Үзенең кодрәтен, дан-шөһрәтен дошманнары кулына әсирлеккә биргән.
[62] Үз биләмәсе булган халкына нәфрәтләнеп, аны кылыч хакимлегенә тапшырган.
[63] Егетләре утта һәлак булган, кызлар туй җырыннан мәхрүм калган.
[64] Руханилар кылычтан уздырылган, ирсез калган хатыннары егълашу матәме үткәрә алмаган.
[65] Берзаман Хуҗа-Хаким, йокыдан кисәк кенә уянгандай, шәрабтан айныган батыр кебек, кинәт баш калкыткан,
[66] дошманнарның һәммәсен артка чигендергән, аларны мәңгегә хурлыкка ураган.
[67] Йосыф чатырын читкә тибәреп, Эфраим тармагын санга алмыйча,
[68] Үзенә Яһүдә ыругын – сөйгән Сион тавын сайлаган.
[69] Изге йортын биек күкләр кебек корган, җир йөзе кебек мәңгелек итеп салган.
[70] Колы Давытны, сарык абзарыннан – савым сарыклар арасыннан тартып алып, Үз халкы Исраилгә, Ягъкуб токымына, көтүче итеп куйган.
[72] Көтүчелек вазифасын Давыт саф күңелдән башкарган, уңган кулы белән халкын җитәкләп йөрткән.