Skip to content
Opens in a new window

[1] Корах угылларының җыр-мәдхиясе.

[2] Иерусалимне Ул изге таулар өстенә корган. Ягъкубның барлык шәһәрләреннән артыграк ярата Раббы Сион капкаларын.

[3] Мактаулар күп әйтелә синең хакта, Аллаһы каласы!

[4] Раббы әйтте: «Раһаб белән Бабил Мине танып белүчеләр дип исәплим. Әнә, Пелешет, Сур һәм Хәбәшстан шунда туган».

[5] «Һәммәсе шунда туган», – дип әйтер кешеләр, Сионны телгә алып. Аллаһы Тәгалә аны Үзе ныгыткандыр.

[6] Халыклар исемлеген төзегәндә, Раббы һәр халык турында: «Монысы да шунда туган!» – дип язар.

[7] Җырчылар, биючеләр беравыздан: «Тормыш чыганагым Синдәдер!» – диярләр.

Зәбур — Chapters