[1] Җырчылар җитәкчесенә. Корах угылларының мәдхиясе.
[2] И Раббы, Син, Үз җиреңә миһербанлы булып, Ягъкуб өммәтен яңадан тергезгәнсең.
[3] Халкыңның гаебен кичереп, барлык гөнаһларын ярлыкагансың.
[4] Ачу-каһәреңне бер читкә куеп, дәһшәт-ярсуларыңнан тыелгансың.
[5] И коткаручыбыз Аллаһы, безне элекке хәлебезгә кайтар, ачуланудан, каһәрләүдән тукта!
[6] Безгә шулай мәңге ачу тотарсыңмы? Ачуыңны буыннан-буынга дәвам итәрсеңме?
[7] Инде безгә, халкың Синдә куаныч тапсын дип, яңадан җан өрергә җыенмыйсыңмы?
[8] Мәрхәмәтеңне күрсәт безгә, Раббы, коткарып кал безне!
[9] Раббы Алланың әйтер сүзенә колак салырмын, чөнки Үз халкына, тугрылык саклаганнарга иминлек вәгъдә итә Ул, тик мәгънәсез юлларына кайтмасыннар гына.
[10] Хактыр: Аллаһыдан куркучыны Ул коткарыр, озакламас, шул рәвешле Аның дан-шөһрәте безнең җирдә үзенә урын табар.
[11] Мәрхәмәт белән тугрылык очрашыр, хаклык белән иминлек үбешер;
[12] җирдән тугрылык калкып чыгар, күкләрдән хаклык түбән карап багар.
[13] Раббы бәрәкәткә киң юл ачар, җиребез мул уңышын бирер.
[14] Хаклык Раббы алдыннан атлап барыр, Аның өчен юл хәстәрләп куяр.