[1] Музыка җитәкчесе Едутун өчен. Давытның мәдхиясе.
[2] Үз-үземә сүз бирдем: «Юлымда адымымны сак атлаячакмын, телемне гөнаһтан саклаячакмын, каршымда яман кеше бар чагында, авызыма йозак эләчәкмен!» – дидем.
[3] Мин шулай телсез калып ләм-мим дәшмәдем, әмма файдасы тимәде – хәсрәтем артты гына.
[4] Эчемдә йөрәгемне ут алды, уйларыма ялкын капты. Шулчак, телем ачылып, әйттем:
[5] «И Раббым, хәбәр бир миңа, әҗәлем кайчан, гомер көннәрем күпме калды, дөньялыкта хәятем кайчангача сузылыр?» – дидем.
[6] Менә, Син миңа берничә карыш гомер үлчәп бирдең, Синең хозурыңда ул бер мизгел кебек. Аягында нык басып торса да, адәм гомере – исеп киткән җил кебектер.
[7] Чынлыкта, кеше тонык бер шәүлә генә, ул бушка тырышыр-тырмашыр, мал җыяр, җыйган малы кемгә каласын белмәсә дә.
[8] Инде, Раббым, миңа нәрсә көтәргә? Минем бар өметем Синдә генә!
[9] Бөтен гөнаһларымны ярлыка минем, акылсыз бәндәләр рисваена дучар итмә!
[10] Мин телсез булдым, авыз ачып сүз әйтмәдем, һәм моңа сәбәпче Син идең.
[11] Йодрыгыңны миннән читкә юнәлт, йодрыгың көченнән мин бетеп барам.
[12] Гөнаһ-языклары өчен җәза биреп, Син шулай кешеләргә сабак укытасың, кадерле әйберләрен көя урынына тапап бетерәсең; чыннан да, һәр адәми затның гомере – исеп киткән җил кебектер.
[13] Догамны ишет, Раббым, аһ-зарыма колак сал, күз яшьләремне җавапсыз калдырма! Чөнки Синең хозурыңда мин бер гарибмен, ата-бабаларым кебек вакытлы бер мосафирмын.
[14] Читкә ал миннән ачулы йөзеңне: дөньялыкны куеп киткәнче, бәхет татысам иде бер тагын.