Skip to content
Opens in a new window

[1] Бәхетледер кеше, гөнаһ юлына аяк басмаса, Раббы канунын үтәсә;

[2] бәхетледер, Аның күрсәтмәләрен тотса, бөтен күңелен биреп Аны эзләсә!

[3] Андыйлар язык эш кылмыйлар, бары Аның хак юлын сайлыйлар.

[4] Син безгә Үзеңнең әмер-боерыкларыңны нык сакларга куштың.

[5] И-и, йөрер юлларым Синең кагыйдәләреңә туры килсә икән!

[6] Боерыкларыңны күз уңында тотсам, һичкайчан мин рисвай булмам.

[7] Синең хак карарларыңны өйрәнеп, саф йөрәгемнән Сиңа рәхмәтләр укырмын,

[8] кагыйдәләреңне үтәрмен. Ахыргача ташламасаң иде мине, и Раббым!

[9] Яшь кешегә үз юлын ничек саф тотарга? – Бары Синең сүзләреңне тыңлап!

[10] Бөтен йөрәгем белән Сине эзлим; боерыкларыңнан читкә тайпылдырма мине.

[11] Синең алда гөнаһлы булмас өчен, сүзләреңне күңелем түренә салып куйдым.

[12] И Раббым, мактау-шөкерләр яусын Сиңа! Өйрәт мине Кануның кагыйдәләренә!

[13] Синең авыздан чыккан карарларны дөньяга мин үз авызымнан игълан итәмен.

[14] Синең күрсәтмәләрне үтәп, хәзинә тапкандай, ләззәт-сөенечләр кичерәмен.

[15] Синең әмерләрең турында гел уйланам, хак юлыңны күздән төшермим.

[16] Биргән кагыйдәләреңнән үземә хозурлык табам, Син әйткән сүзләрне хәтеремдә саклыйм.

[17] Синең сүзең буенча яшәсен дисәң, мин колыңа мәрхәмәтеңне күрсәт!

[18] Ач минем күзләремне: Кануныңдагы могҗизаларны күримче!

[19] Җир йөзендәге бер мосафир мин, яшермә миннән боерыкларыңны!

[20] Карар-хөкемнәреңне көне-төне көтеп, җаным алҗып беткән иде инде.

[21] Боерыкларыңнан читкә тайпылганнарга – ләгыйнь тәкәббер бәндәләргә – авызлык кидердең Син.

[22] Хурлык-мәсхәрәдән читләштер мине, чөнки Синең күрсәтмәләргә сыгынамын.

[23] Менә, түрәләр миңа каршы хәйлә-мәкер коралар, мин исә, Синең колың, бары кагыйдәләрең турында уйланам.

[24] Синең күрсәтмәләр миңа сөенеч китерә, алар минем киңәшче-мәслихәтчеләрем.

[25] Гомерем кыл өстендә – вәгъдә биргәнчә, җанымны дәвала!

[26] Юлларымны сөйләдем, һәм Син мине ишеттең. Инде мине Кануның кагыйдәләренә өйрәт!

[27] Әмерләреңнең асылына төшендер мине! Шулчак могҗизалы эшләрең хакында уйланырмын.

[28] Гамь чигеп җаным хәлсезләнде. – Вәгъдә биргәнчә, ныгыт мине!

[29] Юлның ялганын читләштер миннән, Кануның илә миңа илтифатыңны күндер!

[30] Минем сайлаган юлым – тугрылык юлы, Синең карар-хөкемнәреңне мин күз алдыма куйдым.

[31] Мин Синең күрсәтмәләргә береккәнмен. И Раббым, оятка калдырма мине!

[32] Боерыкларың юлы белән йөгерәмен, чөнки йөрәгемне шулай Син көйләдең.

[33] И Раббым, кагыйдәләрең кушкан юлдан йөрергә өйрәт мине, мин аны һәрдаим күз уңында тотармын.

[34] Зирәк акыл бир миңа, һәм мин Кануныңны үтәрмен, бөтен йөрәгем белән аны саклармын.

[35] Мине боерыкларың сукмагына күндер – ихлас теләгем шулдыр.

[36] Йөрәгемне күрсәтмәләреңә таба юнәлт, хәрәм малга ымсындырма мине.

[37] Юк-бар нәрсәләргә күзләремне каратма, яшәтеп, хак юлыңнан атлат.

[38] Мин колыңа биргән сүзеңне үтә, ул сүзең – Сине хөрмәт иткәннәргә.

[39] Иң курыкканымнан – хур булудан сакла мине; шулай, Синең карар-хөкемнәрең яхшыдыр.

[40] Менә, Синең әмерләргә сусыйм мин! Инде хаклыгың белән дәвала мине!

[41] И Раббым, мәрхәмәтеңне юлла да, вәгъдә биргәнчә, коткар мине!

[42] Шулчак хурлаучыларыма җавапны әйтә белермен, чөнки мин Синең сүзеңә таянамын.

[43] Хак сүзне минем авыздан тартып алма, минем бар өметем Синең карар-хөкемеңдәдер.

[44] Кануныңны һәрдаим саклармын, гомер бакый хәтердә саклармын.

[45] Әмерләреңне мин үз иттем, шуңа күрә ирек-хөрлектә йөримен.

[46] Күрсәтмәләрең турында патшаларга сөйләрмен, һәм бернинди оялу хисе кичермәм.

[47] Боерыкларыңны үтәүдән мин ләззәт табам, чөнки аларны мин бик хуп күрәм.

[48] Хуп күреп, аларга таба кулымны сузам, кагыйдәләрең турында уйланам.

[49] Мин колыңа әйткән сүзеңне хәтергә төшер, ул сүзең белән Син миндә өмет уяткан идең.

[50] Кайгылы чагымда бер юаныч булды ул, сүзең җаныма дәва бирде.

[51] Тәкәбберләр мине нык мәсхәрәләде, әмма Кануныңнан мин читкә тайпылмадым.

[52] Борынгыдан килгән карарларыңны истә тоттым, шулардан үземә юаныч таптым, и Раббым!

[53] Кануныңнан читкә тайпылган яман бәндәләрне күргәч, эчемдә ачу уты кабынып китә.

[54] Горбәттә йөргәндә, кагыйдәләрең минем өчен җыр кебектер.

[55] Төннәрен исемеңне кабатлыймын, и Раббым. Кануныңны һич тайпылмый үтәп киләм.

[56] Бу минем гадәткә кергән, чөнки мин Синең әмер-боерыкларыңа таянам.

[57] Син, Раббым, – миңа тигән өлештер, Синең сүздән чыкмаска вәгъдә иттем мин.

[58] Бар күңелемне биреп йөз нурыңны эзләдем. Вәгъдә биргәнчә, кызган мине!

[59] Йөргән юлларымны уйлап, адымымны күрсәтмәләрең тарафына юнәлттем.

[60] Боерыкларыңны үтәргә ашыктым, тоткарлык итмәдем.

[61] Яманнар миңа һәрьяклап тозак кордылар, ләкин мин Синең Кануныңны онытмадым.

[62] Төн уртасында торып та мин Сиңа гадел карарларың өчен рәхмәтләремне укыйм.

[63] Әмерләреңне үтәгән, Синнән курыккан һәм Сине хөрмәт иткән бар кеше – минем дустымдыр.

[64] Мәрхәмәт-шәфкатең белән бөтен җир йөзе тулы. И Раббым, Үз кагыйдәләреңә өйрәт мине!

[65] И Раббым, биргән вәгъдәң буенча мин колыңа Син күп игелекләр эшләдең.

[66] Үткен зиһен, белем бир миңа, чөнки мин Синең боерыкларыңа инанам.

[67] Синнән сабак алмас борын адашып йөрдем, инде хәзер Синең сүзне саклап тотамын.

[68] И Раббым, Син – игелек иясе, яхшылык кылучыдыр! Кагыйдәләреңне өйрәт миңа!

[69] Тәкәббер бәндәләр миңа яла ягалар, мин исә ихластан бары Синең боерыкларны үтимен.

[70] Аларның йөрәген май баскан, мин исә бары Синең Кануныңнан ләззәт табам.

[71] Сабак алуым яхшыга булды: Кануның кагыйдәләрен өйрәнергә этәрде мине.

[72] Синең авыздан чыккан Кануның сүзе меңләгән алтын-көмештән дә кадерлерәк миңа.

[73] Мине Синең куллар бар итте, кыяфәт бирде. Боерыкларыңа төшенер өчен акыл иңдер миңа!

[74] Мин Синең сүзеңә өмет баглап яшим; Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүчеләр, моны күреп, куанышырлар.

[75] И Раббым! Беләм ки, карарларың хактыр Синең, миңа биргән сабак та тугрылык сыйфатыңа нигезләнгән.

[76] Мин колыңа әйткән вәгъдәң буенча мәрхәмәтеңне күндер, юат мине!

[77] Рәхим-шәфкатеңне күрсәт, һәм мин яшәрмен, чөнки Кануныңны үтәүдән ләззәт табам.

[78] Мине гаепсезгә рәнҗеткән тәкәбберләр хурлыкка калсын, минем уйларымда исә Синең әмерләрең булыр.

[79] Синең күрсәтмәләрне белүчеләр, Синнән куркучы һәм Сине хөрмәт итүчеләр миңа килсеннәр!

[80] Ким-хур калмас өчен, кагыйдәләрең каршында минем йөрәгем гөнаһсыз вә саф булсын!

[81] Коткаруыңны көтеп җаным өзгәләнә; өметем бары Синең сүзеңә баглыдыр.

[82] «Кайчан миңа юану китерәсең?» – дип, вәгъдәңнең үтәлүен көтә-көтә, инде күзләремнең нуры сүнде.

[83] Ысланып беткән, корып кипкән шәраб турсыгы кебек булдым, шул хәлдә дә кагыйдәләреңне онытмадым.

[84] Мин колыңа тагын күпме көтәргә? Эзәрлекләүчеләремне кайчан хөкем итәчәксең?

[85] Тәкәбберләр миңа чокыр казыганнар, алар Синең Кануныңа буйсынмыйлар.

[86] Синең бар боерыкларың ышанычлыдыр. Мине нахакка эзәрлеклиләр, миңа ярдәм ит!

[87] Җир йөзеннән мине чак кына олактырмадылар, ләкин мин Синең әмерләрдән ваз кичмәдем.

[88] Мәрхәмәтеңне күндереп, җанымны сакла, һәм мин авызыңнан төшкән күрсәтмәләрне истән чыгармам.

[89] И Раббым, Синең сүзең күкләрдә мәңге хакимлек итәдер.

[90] Тугрылыгың буыннан-буыннарга дәвам итә. Җирне Син, бар кылып, үз урынына урнаштырдың, һәм ул шунда тора бирә.

[91] Бар нәрсә Синең карарларыңа нигезләнеп саклана килә, бар нәрсә Сиңа хезмәт итә.

[92] Әгәр Кануныңда минем күңелем сөенеч тапмаган булса, кимсетүләрдән һәлакәткә юлыгыр идем.

[93] Әмерләреңне мәңге онытасым юк, чөнки шулар аша Син мине яшәтәсең.

[94] Мин – Синеке, коткара күр мине, чөнки Синең әмерләреңә сыгынамын.

[95] Яман бәндәләр мине сагалап торалар, харап итәргә форсат эзлиләр, мин исә әмерләрең турында уйланам.

[96] Мин күрдем: һәр камиллекнең чиге бар, бары тик Синең боерыкларың гына чиксез-киңдер.

[97] И Раббым, Кануның бик тә хуштыр миңа! Көннәр буе уйланам мин аның турында.

[98] Боерыкларың һәрчак янәшәмдә, алар мине дошманнарымнан зирәгрәк итә.

[99] Зиһенем бар остазларымныкыннан да үткенрәк, чөнки күрсәтмәләрең хакында гел уйланып йөрим.

[100] Әмерләреңне үтәгәнгә, аңлау сәләтем өлкәннәрне дә уздыра.

[101] Сүзеңә тугры булып калыр өчен, явызлык юлына адым ясаудан тыелдым.

[102] Карарларыңнан читкә тайпылмадым, чөнки мине Син Үзең өйрәттең.

[103] Сүзләрең тамагым өчен никадәр тәмле! Авызымда алар балдан да татлырак.

[104] Әмерләреңнән мин акыл җыям, шуңа күрә ялган юлдагыларга нәфрәтем зур.

[105] Синең сүзең – аякларым өчен шәм-чырагтыр, сукмагымны яктырткан нурдыр.

[106] Хак карарларыңны саклап тотарга дип, мин антлар бирдем һәм аларны бозмаячакмын.

[107] И Раббым, башымнан кичте күп кимсенүләр; вәгъдәңне биргәнчә, җанымны сакла!

[108] И Раббым, авызымнан чыккан сүз корбаннарын хуп күреп, миңа хөкем-карарларыңны өйрәт!

[109] Гел куркыныч астында яшәсәм дә, Синең Кануныңны онытмыйм.

[110] Яман бәндәләр миңа тозак кордылар, ләкин мин Синең әмерләреңнән читкә тайпылмадым.

[111] Күрсәтмәләреңне үземә мәңгелек милек итеп алдым, чөнки алар – күңелем куанычыдыр.

[112] Кагыйдәләреңне ахыргача, гомер бакый үтәргә дип, күңелемне беркетеп куйдым.

[113] Мин Синең Кануныңны хуп күреп яратам, монафикъларга исә нәфрәт белән карыйм.

[114] Син – минем сыену урыным, калканым; мин бары Синең сүзгә инанамын.

[115] Әй явыз җаннар, миннән ерак торыгыз, мин Аллам боерыкларын үтәргә телим.

[116] Вәгъдәңне үтәп, миңа таяныч бул – шулчак яшәрмен. Өметем буш булмасын, ким-хур итмә мине!

[117] Ярдәм ит – мин котылырмын һәм кагыйдәләреңне күз уңында тотармын.

[118] Кануның кагыйдәләрен бозучыларны Син читкә кагасың, корган хәйләләре буш нәрсәдер.

[119] Җир йөзендәге яман бәндәләрне Син чүп сыман чыгарып ташлыйсың, шуңа күрә мин күрсәтмәләреңне үз итәм.

[120] Синнән куркып, минем бөтен гәүдәм калтырый, хөкемнәрең мине шомга сала.

[121] Мин гаделлек вә тәкъвалык белән эш иттем – рәнҗетүчеләрем кулына калдырма мине!

[122] Үзеңнең колыңа игелек кылырга вәгъдә бир, тәкәббер бәндәләр җәбереннән сакла!

[123] Хак сүзеңнең үтәлүен, коткаруыңны көтә-көтә инде күзләрем талды.

[124] Колың белән мәрхәмәтең кушканча мөгамәлә ит, кагыйдәләреңне аңлат!

[125] Мин – Синең колыңдыр, акыл бир миңа, шулчак күрсәтмәләреңнең серенә төшенермен.

[126] Әй Раббы! Хәрәкәт итәргә вакыт җитте: кешеләр Кануныңны бозып ташладылар.

[127] Ә мин Синең боерыкларыңны алтыннан, саф алтыннан ныграк яратам.

[128] Әмерләрең кушкан туры юлдан атлыйм, ә ялган юлдагыларга нәфрәт белән карыйм.

[129] Синең күрсәтмәләрең гаҗәептер, и Раббым; шуңа мин аларны күңелем түрендә саклыйм.

[130] Сүзләрең-ачышларың яктылык тарата, садә җаннарга акыл бирә.

[131] Авыз ачып еш-еш сулап торамын – боерыкларыңа шулхәтле сусаганмын.

[132] Миңа күз сал да исемеңне сөючеләр өчен әзерләгән шәфкатеңне күрсәт!

[133] Мине бернинди бозыклык үзенә тартмасын өчен, адымнарымны әйткән сүзең карарынча юнәлт!

[134] Әмерләреңне үтәр хәлгә килим – кеше золымыннан йолып ал мине!

[135] Мин колыңа нурлы йөзең белән борыл, кагыйдәләр гыйльмеңнән миңа сабак бир!

[136] Кануның таләпләрен кешеләр үтәмиләр, шуңа минем күзләремнән яшь коела.

[137] И Раббым, Син – хаклык ияседер, хөкемнәрең дә гадел Синең!

[138] Безгә биргән күрсәтмәләрең хак вә үтә ышанычлыдыр.

[139] Дошманнарым Синең сүзне оныттылар, шуңа эчемдә ачу уты дөрләп яна.

[140] Утка салып чистарткандай сафтыр сүзең, мин колың аны үз күреп яратам.

[141] Мескен бер хәкыйрь булсам да, әмерләреңне мин онытмадым.

[142] Синең хаклыгың мәңгелек, Кануның хакыйкатьтер.

[143] Бәла-каза килеп, хәсрәт чигәм, бары Синең боерыкларда сөенеч табам.

[144] Синең күрсәтмәләрең һәрчак хактыр; акыл бир миңа, һәм мин яшәрмен!

[145] Бөтен йөрәгем белән Сине чакырам: Раббым, ишет мине, һәм мин кагыйдәләреңне үтәрмен!

[146] Сиңа дәшәм: коткар мине, һәм мин күрсәтмәләреңне саклармын!

[147] Көн туганчы ук Сиңа ялварам, биргән сүзеңә өмет итәм.

[148] Төннәремне йокламый уздырам – Сине уйлап фикерләр йөртәм.

[149] Мәрхәмәтең хакына авазымны ишет, и Раббым, гаделлегең хакына җанымны сакла!

[150] Синең Кануныңнан ерак торучылар, мәкер эзләп, миңа якынлашалар.

[151] Әмма Син, Раббым, янәшәмдә торасың, Синең боерыкларың хакыйкатьтер.

[152] Күптәннән билгеле миңа шул нәрсә: күрсәтмәләрең Синең мәңгелек.

[153] Кимсетелүемне күр дә коткар мине, чөнки Синең Кануныңны мин онытмадым.

[154] Аралаучы булып дәгъвамны хакласаң, вәгъдә биргәнчә, җанымны сакласаң иде!

[155] Яман бәндәләр котылудан ерак тора, чөнки кагыйдәләреңне бар дип тә белми.

[156] Рәхим-шәфкатең киң Синең, Раббы, – гаделлегең хакына сакла җанымны!

[157] Күптер мине эзәрлекләүче дошманнар, әмма мин күрсәтмәләреңнән читкә тайпылмыйм.

[158] Мөртәтләргә мин җирәнеп карыйм: алар Синең сүзне үтәмиләр.

[159] Әмерләреңне ничек яратуымны күрче, Раббым, мәрхәмәтең хакына сакла җанымны!

[160] Синең сүзләрең хакыйкатьтер, хак хөкем-карарларың мәңгелек.

[161] Түрә-хакимнәр мине бер гаепсезгә эзәрлеклиләр, әмма йөрәгем бары Синең сүздән генә калтырар.

[162] Күп ганимәт тапкан кешедәй, мин сүзләреңне уйлап сөенәм.

[163] Ялганны сөймим, җирәнгеч ул миңа, ә Кануныңны үз итеп яратам.

[164] Мин Сине хак карарларың өчен көненә җидешәр тапкыр догамда данлыйм.

[165] Бөек иминлек Синең Кануныңны сөючеләргә, алар өчен абыныр киртәләр булмас.

[166] И Раббым, бәладән коткарырсың дип өмет итәм, боерыкларыңны үтәми калмыйм.

[167] Җанымда күрсәтмәләреңне кадерләп саклыйм, аларны мин үз итеп яратам.

[168] Әмер вә күрсәтмәләреңне хәтеремдә тотам, йөрер сукмаларым Синең күз алдында.

[169] И Раббым, аһ-зарым Сиңа барып ирешсә иде! Хак сүзең буенча, акыл бир миңа!

[170] И Раббым, үтенеч-догам хозурыңа барып җитсә иде! Вәгъдә биргәнчә, коткар мине!

[171] Авызымнан Сиңа мактау сүзләре түгелер, чөнки Син мине кагыйдәләреңә өйрәтәсең.

[172] Синең сүзеңне телгә алып җырлармын, чөнки боерыкларың һәммәсе хактыр.

[173] Синең кулың миңа ярдәмгә әзер торсын, чөнки әмерләрең буенча яшәүне сайладым мин.

[174] И Раббым, бәладән коткаруыңны зарыгып көтәм; Кануның минем өчен сөенеч чыганагыдыр.

[175] Җаныма яшәргә һәм Сине данларга язсын, карарларың исә миңа терәк, таяныч булсын!

[176] Мин, югалган сарык кебек, адашып калдым, колыңны эзләп тап, чөнки боерыкларыңны онытмадым мин.

Зәбур — Chapters