Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббыга мин кычкырып дәшәм, ялварулы аваз салам.

[2] Күңелем зарын Аңа ирештерәм, кайгы-сагышымны бәян итәм.

[3] Рухым бик төшкән чакларда да Син минем юлымны белеп торасың. Мин йөргән сукмакларда яшерен аулар корылган иде.

[4] Уңга борылып карадым да күз йөрттем: мине танып кабул итәр беркем юк; качып котылыр урын калмаган, инде мине кайгыртыр кем дә юк.

[5] И Раббым, мин Сиңа эндәштем: «Син – минем сыену урыным, терекләр дөньясындагы өлешем!» – дидем.

[6] Фөрьядыма колак сал, чөнки мин чарасыз калдым; эзәрлекләүчеләрдән коткар мине, чөнки алар миннән көчлерәк.

[7] Җанымны тоткынлыктан йолып ал, һәм мин исемеңә рәхмәтләр укырмын. Миңа кылган игелекләреңә күрә тәкъва җаннар минем янга тупланыр.

Зәбур — Chapters