[1] Җырчылар җитәкчесенә. Корах угылларының мәдхиясе.
[2] Әй халыклар, тыңлагыз! Колак салыгыз, җирдә яшәүчеләр –
[3] гади кешеләр, асыл затлар, байлар, ярлылар да!
[4] Телемнән хикмәтләр түгеләчәк, күңелдәге уйларым төшенү-аңлау бирәчәк.
[5] Игътибарымны гыйбрәтле хикәяләргә юнәлтермен, гөслә уйнап, аларның серләрен ачармын.
[6] Малларына ышанып яшәгән, байлыклары белән мактанучыларның гөнаһ эшләре мине төрле яктан сырып алганда – шундый афәтле көннәрдә – нигә әле миңа куркып калырга?!
[8] Аллаһыга йолым хакы бирәм дисә дә, адәм баласы үз кардәшен үлемнән йола алмас.
[9] Кеше җанының бәһасе ифрат кыйбаттыр: кабер якасына килеп басмас өчен, мәңге яшәү хокукына ия булыр өчен бирердәй нәрсәсе юк аның.
[11] Мәгълүмдер һәр кешегә: зирәкләр дә вафат була, шулар кебек үк, наданнар, мәгънәсез кешеләр дә үлә, мал-мөлкәтләре чит кулларга кала.
[12] Җир-суларына үз исемнәрен бирсәләр дә, буыннан-буынга күчеп барган кабер аларның мәңгелек йортына әйләнер.
[13] Бәндә баласы никадәр мактаулы-хөрмәтле булса да, аның гомере дәвамлы түгел, үлемле хайван кебек гүр иясе булачак ул.
[14] Ахмакларча үзенә ышанганнарның һәм шулар гамәлен хуплаганнарның язмышы шундыйдыр:
[15] сарыклар сыман үлеләр дөньясына олагып, үлем булыр аларның көтүчесе; купшы йортларыннан еракта – үлеләр дөньясында череп бетәр аларның бәдәннәре; ә иртәгесен тәкъвалар алар каберенең туфрагын таптап йөрер.
[16] Мине исә Аллаһы саклап калыр, җанымны үлем кулыннан коткарыр.
[17] Берәве баеганнан-байый икән, баесын, өенең малы арта икән, арта бирсен – андыйларга син кызыкма:
[18] гүренә ул үзе белән һичнәрсә ала алмас, җыйган малы да артыннан ияреп бармас.
[19] Исән чакта гәрчә үзен бәхетле санаса да, уңышлары өчен кешеләрдән хуплау сүзе ишетсә дә,
[20] ул барыбер яктылыктан мәңге мәхрүм ата-бабалары янына күчәчәк.
[21] Бай булып та аңы җитмәүче кеше үлемле хайван кебек гүр иясе булачак.