Skip to content
Opens in a new window

[1] Акылсызның күңел төбендә «Аллаһы юк!» дигән уй ятар. Кешеләр азды, эшләре җирәнгечтер, игелек кылучы һичкем юк.

[2] Аны эзләүче берәр акыллысы бармы икән дип, Раббы күктән бәндәләренә күз салды.

[3] Юк, һәммәсе юлдан язган, бозыклыкка бердәй баткан; игелек кылучы күренми, һичкем юк!

[4] Икмәк кисәге йоткандай халкымны йотучы, Раббыга дога кылмаучы ул бозыклар шулай акылга килмәсме инде?

[5] Хактыр: дәһшәтле курку алачак әле аларны, чөнки Аллаһы тәкъвалар яклыдыр.

[6] Мазлумның ниятен алар юкка чыгарса да, Раббы аны Үзе яклыйдыр!

[7] Килсен Исраилгә котылу Сионнан! Раббы Үз халкына муллык-иминлек кайтаргач, Ягъкуб токымы сөенәчәк, Исраил халкы шатлык кичерәчәк әле!

Зәбур — Chapters