[1] Давытның җыр-мәдхиясе.
[2] Йөрәгем нык минем, и Аллаһы! Мин Сиңа бар күңелемнән җыр көйләрмен, мәдхияләр җырлармын!
[3] Уян, лирам вә гөсләм! Таңны мин уятыйм!
[4] И Раббым, халыклар алдында Сиңа рәхмәтләр укырмын, кавемнәр алдында Сиңа мәдхияләр җырлармын!
[5] Чөнки мәрхәмәтең күкләргә ашкан, тугрылыгың болытларны иңли.
[6] Күкләрдән дә югары күтәрел, и Аллаһы! Бөтен җир йөзен иңләсен дан-шөһрәтең!
[7] Сөеклеләрең котылсын дисәң, уң кулыңны суз, коткар, җавап бир безгә!
[8] Аллаһы мөкатдәс ханәсеннән сүзен ирештереп вәгъдә итте: «Шәкем җирләрен сөенә-сөенә бүләчәкмен, Суккөт үзәнен үлчәп халкыма бирәчәкмен.
[9] Гилыгад Минекедер, Менашше да Минеке. Эфраим – башыма кигән очлымым, Яһүдә – хөкемдарлык таягым.
[10] Мәаб – юынгыч табагым, Эдомга исә аяк киемемне ташлармын. Пелешет җирендә сөрән салып тантана итәрмен!»
[11] Кем миңа кирмән-калага бәреп керергә булышыр? Кем миңа Эдомга барыр юлны күрсәтер? –
[12] И Аллаһы, бездән ваз кичкән, гаскәребез белән яу чыгудан баш тарткан Син түгелме?!
[13] Ярдәм ит безгә дошманнарга каршы көрәштә, юкса адәм затының ярдәме – фәкать буш куыктыр.
[14] Аллаһы белән берлектә без җиңүгә ирешербез, дошманнарыбызны Ул җиргә салып таптар!