Skip to content
Opens in a new window

[1] Асафның җыр-мәдхиясе.

[2] И Аллаһы, дәшмичә сүзсез торма! Битараф булма, и Аллаһы!

[3] Чөнки әнә дошманнарың дау куптара, Сиңа нәфрәтлеләр баш калкыта.

[4] Халкыңа каршы мәкер коралар, газизләреңә каршы киңәшмә җыялар.

[5] Такылдыйлар: «Тупланыйк! Аларны халыклар исемлегеннән алып ташлыйк! Исраил исеме мәңгегә онытылсын», – диләр.

[6] Алар шулай үзара сүз беркетеп, Сиңа каршы берлек оештырганнар:

[7] болар – эдомиләр, исмәгыйлиләр, мәабиләр, һаҗәриләр,

[8] аммониләр, амалыкыйлар, пелештиләр һәм дә Гәбал белән Сур халкы.

[9] Ашшур халкы да аларга кушылган, Лутның нәсел варисларына куәт өстәгән.

[10] Боларга Син Мидьян халкына һәм Кыйшон инеше янында Сисера белән Ябингә эшләгәнне эшлә:

[11] Син аларны, Эн-Дор каласы янында кырып салып, туфрактагы тирес кебек иттең.

[12] Ореб белән Зиебка, Зебах белән Салмунга нәрсәләр кылган булсаң, бу илбашларына да шуны ук кыл, чөнки алар: «Аллаһының утлауларын үзебезгә алыйк!» – дип әйткән булганнар.

[14] И Аллаһы, Син аларны өермә эчендәге тузанны, җил уңаена очкан саламны очырткандай туздырып ташла!

[15] Урманнарны көлгә әйләндергән ут кебек, тау битләрен көйдергән ялкын кебек,

[16] давылың белән сыпырып ташла, җил-өермәң белән өннәрен ал!

[17] Йөзләрен хурлык тамгасы белән каралт! – Сине, Раббы, эзли башласыннар!

[18] Мәңге шулай хурлык, дәһшәт эчендә калсыннар, рисвай булып юкка чыксыннар.

[19] Җир йөзендә Синең бердәнбер Аллаһы Тәгалә, исемең Раббы икәнен төшенсеннәр!

Зәбур — Chapters