[1] Раббыны данлагыз! Әй күктәгеләр, Раббыны данлагыз, әй югарыдагылар, Раббыны данлагыз!
[2] Раббыны данлагыз, әй Аның фәрештәләре, Раббыны данлагыз, әй Аның бар гаскәри көчләре!
[3] Әй кояш, син дә, ай, Раббыны данлагыз, әй йолдыз вә яктырткычлар, Раббыны данлагыз!
[4] Раббыны данлагыз, күкләрнең күкләре вә күкләр өстендәге сулар!
[5] Аларның һәркайсы Раббы исемен данласын, чөнки алар Раббы боерыгы белән барлыкка килде.
[6] Аларның барысын Ул мәңгелеккә үз урыннарына урнаштырды, һәм шул тәртип һичкайчан үзгәрмәс.
[7] Раббыны данлагыз, әй җир йөзендәгеләр, диңгездәге җанварлар, төпсез чоңгыллар,
[8] яшен-ялкыннар, боз бөртекләре, төтен-болытлар, Раббы сүзен гамәлгә ашыручы давыллы җилләр,
[9] барлык таулар һәм калкулыклар, барлык җимеш вә эрбет агачлары,
[10] киек-җәнлек вә терлек-хайваннарның һәр төре, сөйрәлүчеләр вә канатлы кошлар,
[11] җир йөзенең патшалары, барлык халыклар, бөтен хөкем ияләре, түрә-башлыклар,
[12] егетләр һәм кызлар, картлар һәм балалар –
[13] барыгыз да Раббы исемен данлагыз! Чөнки Аның исеме биектән дә биектәдер, Аның шөһрәте җир вә күкләрдән өстендер!
[14] Раббы Үзенә якын булган Исраил угылларын, Үзенең барлык тугрыларын данга күмде, Үзенең халкын көчле-кодрәтле итте! Раббыны данлагыз!