Skip to content
Opens in a new window

[1] Җырчылар җитәкчесе Едутун өчен. Асафның мәдхиясе.

[2] Инәлү авазымны мин Аллаһыга юнәлтәмен, мине ишетсен дип, Аңа ялварып дәшәмен.

[3] Кайгылы көндә мин Хуҗа-Хакимне эзлим, җаныма юаныч таба алмыйча, кулымны күккә сузып, төннәр уздырам.

[4] Рухым зәгыйфьләнгәндә, ыңгырашып, Аллаһыны искә алам, Аның хакында уйланам.

[5] Син миңа күз йомарга ирек бирмисең, җан газабыннан сүз әйтергә телем бәйләнә.

[6] Узып киткән ерак еллар, борынгы заманнар турында уйланам.

[7] Төнге җырларымны искә төшерәм, үз-үзем белән сөйләшәм, күңелемдәге сорауларга җавап эзлим:

[8] «Хуҗа-Хаким безне бөтенләйгә ташлап киттеме? Якты йөзен безгә бүтән ачмасмы?

[9] Мәрхәмәтен башка күрсәтергә теләмәсме? Вәгъдәләрен инде тормышка ашырмасмы?

[10] Миһербанлыгын оныттымы? Рәхим-шәфкатен ачудан йомып калдымы?»

[11] Шуннан соң мин эчемнән әйттем: «Аллаһы Тәгалә инде уң кулын элеккечә эшкә җикми, минем өчен бу – иң зур хәсрәт», – дидем.

[12] Мин Раббының эш-гамәлләрен истән чыгармам. Әйе, борынгыда эшләгән могҗизаларыңны хәтердә саклармын,

[13] Синең барлык эшләреңне аңларга тырышырмын, бөек гамәлләрең турында уйланырмын!

[14] И Аллаһы, юлың изгедер! Аллаһыдай бөек тагын нинди илаһ бар?!

[15] Могҗизалар тудырган, халыклар арасында кодрәтен таныткан Аллаһы Син!

[16] Син көчле беләгең белән Үз халкыңны – Ягъкуб вә Йосыф угылларын коткардың.

[17] Сине күргәч, и Аллаһы, су дәрьялары шөбһәләнеп чайкалды; Сине күргәч, диңгез төпләре кайнап ташыды.

[18] Болытлар үзенең суларын бушатты, күкләр гөмбер-гөмбер күкрәде, төрле тарафка Синең утлы укларың очты.

[19] Күк эче гөрелтең белән тулды, яшеннәр галәмне балкытты, җир өсте калтырап тетрәнде.

[20] Синең юлың диңгез аша узды, тирән суларны ерып үтте – эзләрең күренмәслек иде.

[21] Халкыңны Син Муса вә Һарун куллары белән көтү кебек алга әйдәп бардың.

Зәбур — Chapters