[1] Әй бөтен җир йөзе әһелләре, Раббыны шатланышып мактагыз!
[2] Куанып Раббыга хезмәт итегез, хозурына сөенечле җырлар белән килегез!
[3] Белегез ки, Раббы – безнең Аллабыз! Безне Ул бар иткән, без – Аныкы, без бары – Аның халкы, утлавының сарыклары.
[4] Рәхмәтләрегезне укып узыгыз Раббы йортының капкасыннан, ишегалларына мактау сүзләре белән килегез, шөкрана итеп исемен данга күмегез!
[5] Чөнки Раббы игелекле, Аның мәрхәмәте мәңгелек, тугрылыгы – буыннан-буыннарга күчешле!
Зәбур — Chapters
123456789101112131415161718192021222324252627282930313233343536373839404142434445464748495051525354555657585960616263646566676869707172737475767778798081828384858687888990919293949596979899100101102103104105106107108109110111112113114115116117118119120121122123124125126127128129130131132133134135136137138139140141142143144145146147148149150