Skip to content
Opens in a new window

[1] Җырчылар җитәкчесенә: «Гиттит» көенә. Давытның мәдхиясе.

[2] И Хуҗабыз Раббы! Бөектән-бөектер исемең җир йөзендә, шөһрәтең күтәрелгәндер күкләрдән югары!

[3] Сабый һәм имчәк балалар теленнән Син, Үзеңә мактаулар яудыртып, дошманның вә үчленең авызын томаладың.

[4] Син бар иткән күкләр киңлегенә, күк гөмбәзенә Син утырткан Айга вә йолдызларга баксам,

[5] үз-үземә сорау бирәм: «Син шулай игътибар күрсәткән инсан кем ул?! Син шулай кайгырткан адәм баласы кем?!»

[6] Кешене Син илаһи затлардан әллә ни ким яратмадың, дан вә кадер-хөрмәт таҗын башына кигездең.

[7] Тудырган бар нәрсәң өстеннән хаким иттең аны, бар нәрсәне аның аяк астына салдың:

[8] сарыкларны, үгезләрне, дала-кыр киекләрен,

[9] күктәге кошларны, диңгездәге балыкларны, диңгез юлларын айкаган барлык җан ияләрен.

[10] И Хуҗабыз Раббы! Бөектән-бөектер исемең җир йөзендә!

Зәбур — Chapters