Skip to content
Opens in a new window

[1] Аллаһы колы Мусаның догасы.

[2] И Хуҗа-Хаким, буыннан-буынгача Син безгә сыеныр урын булдың.

[3] Таулар туганчы ук, җир вә дөнья яратылганчы ук, әзәлдән мәңгелеккәчә Син – Аллаһы.

[4] Инсаннарны кабат туфракка кайтарганда: «Әй адәм балалары, кире кайтыгыз!» – дисең.

[5] Хактыр: Синең өчен мең ел – үтеп киткән кичәге көн яки кыска бер төн кебек кенә.

[6] Син кешеләрне ташу суыдай агызып китәсең; алар төнге төш кебек, таң атканда шытып чыккан үлән кебек: үлән иртән яшелләнеп чәчәк ата, ә кичен корып кибә.

[7] Ачу-дәһшәтеңнән без шулай юкка чыгабыз, ярсуыңнан калтырап-тетрәнеп торабыз.

[8] Безнең язык эшләр – Синең алдыңда, яшерен гөнаһларыбыз – якты йөзең каршысында.

[9] Ачуыңны тоеп үтә көннәребез, елларыбыз бер көрсенеп куюдай тиз уза.

[10] Гомеребез озынлыгы җитмеш елдыр, тазалыгың нык булганда, сиксән ел; анысының да күп өлеше авыр хезмәт вә газап эчендә үтә; тиз уза ул, һәм без очып китәбез.

[11] Кем белер Синең ачу-дәһшәтеңнең көчен, ярсуың китергән куркуның тирәнлеген?!

[12] Гомеребез көннәрен санарга өйрәнер өчен, зирәк акыл бир безгә.

[13] Кайт, Раббы! Тагын күпме көтмәк кирәк? Колларыңа миһербанлы кулыңны суз.

[14] Гомеребез ахырына кадәр сөенеп-куанып яшәр өчен, һәр иртәдә мәрхәмәтеңне тоеп уяныйк.

[15] Газапка салган көннәрең, кайгы кичерткән елларың бәрабәренә шатлык-куанычлар белән сөендер безне!

[16] Кылган эшләреңне – Үзеңнең колларың, шан-шөһрәтеңне аларның угыллары күрсен!

[17] Хуҗа Аллабыз йөз нурын безгә юнәлтсен, кулларыбызның эшен уңышлы итсен, әйе, уңышлы итсен!

Зәбур — Chapters