Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббыны данлагыз! Раббы шәрәфенә яңа җыр көйләгез, тугрылары җыенында Аны данлагыз!

[2] Үзен бар кылган патшаны күңел түрендә тотып куансын Исраил, шатлансын Сион угыллары!

[3] Бии-бии Аның исемен данлагыз, шөлдерле барабан кагып, гөсләдә уйнап, Аңа мәдхияләр җырлагыз!

[4] Чөнки Раббы – Үз халкын хуш күрүче, мазлумнарны коткарып югары күтәрүче.

[5] Аның тугрылары дан-гыйззәт эчендә тантана итсеннәр, хәтта яткан җирләрендә сөенеп җырласыннар!

[6] Авызларында – Аллаһыны олуглау сүзе, кулларында исә ике яклы үткен кылыч булсын:

[7] шулай алар чит кавемнәрдән үч алырлар, ят халыкларга тиешле җәзасын бирерләр,

[8] патшаларын чылбырлар белән бәйләп-чорнап, түрә-башлыкларының аяк-кулларына тимер зынҗырлар салырлар –

[9] шул дошманнарына чыгарган хөкемне гамәлгә ашырырлар. Раббының тугрылары өчен бу зур өстенлектер. Раббыны данлагыз!

Зәбур — Chapters