[1] Раббы болай ди: «Күк – Минем тәхетем, Җир – аякларым баскан урындыр. Нинди йорт сала аласыз соң сез Миңа?! Нинди урын Миңа торак була ала?!
[2] Боларның һәммәсен Минем куллар бар кылды, һәммә нәрсә әнә шулай барлыкка килде, – ди Раббы. – Минем күңелгә басынкы, рухы сынган, сүземнән тетрәп торганнар хуш килә.
[3] Корбан итеп үгез суючылар исә – кеше үтерүчегә, бәрән чалучылар эт муенын сындырган кешегә тиң, икмәк бүләге тәкъдим итүчеләр – корбанга дуңгыз каны китерүче белән, хуш исле сумала-майлар көйрәтүчеләр потка табынучы белән бердер. Үз юлларын алар үзләре сайлаганнар, үзләренең җирәнгеч нәрсәләреннән рәхәтлек табалар.
[4] Мин дә Үз юлымны сайлыйм: аларны җәзага тартам, котларын алырлык нәрсәләр җибәрәм, чөнки Мин чакырганда, һичкем җавап бирмәде, Мин дәшкәндә, һичкем тыңламады. Алар Минем күз алдында явыз гамәлләр кылдылар, Мин өнәмәгән юлны сайладылар».
[5] Раббы сүзеннән тетрәнүчеләр, тыңлагыз Аның сүзен: «Сезне күрәлмаган, Минем исемгә табынган өчен, сездән йөз чөергән кардәшләрегез: „Әйдә, Раббыгыз Үзенең дан-шөһрәтен күрсәтсен, шунда без шатлануыгызны карап торырбыз“, – диләр, тик алар рисвай калачак.
[6] Әнә, тыңлагыз, каладан шау-шу, Аллаһы йортыннан тавыш ишетелә – Раббының Үз дошманнарына үч кайтаруы бу.
[7] Тулгак газапларын кичерергә дә өлгермичә, Сион инде баласын тудырды, авыртулар башланганчы ук угыл тапты!
[8] Мондый хәлне кемнең ишеткәне бар?! Моны кемнең күргәне бар?! Бер көн эчендә ил туармы?! Бер мизгел эчендә халык туармы?! Ләкин тулгагы башлануга ук, Сион үзенең балаларын дөньяга китерде.
[9] Баланы табуга китереп җиткергәч, аны тудырырга ярдәм итмәмме инде?! – ди Раббы. – Тудырырга көч биреп тә, көмәненнән котылырга ирек бирмәмме?! – ди Аллаң.
[10] Әй Иерусалимне яратучылар, аның белән бергәләп шатланыгыз, аның өчен сөенегез! Әй аның турында кайгыручылар, инде аның шатлыгын уртаклашыгыз!
[11] Шунда сез аның күкрәк сөтен имәрсез, үзегезгә юаныч табарсыз, аның ташып торган муллыгыннан ләззәтләнерсез».
[12] Раббы болай ди: «Менә, Сионга Мин елга сыман итеп иминлек-бәрәкәт, ташкын сыман итеп халыкларның байлыгын җибәрәм. Сион сезне имчәк бала сыман кулларында күтәреп йөртер, тезләренә утыртып назлар.
[13] Баласын тынычландырган ана кебек, Мин дә сезне юатырмын – Иерусалимдә сез юаныч табарсыз.
[14] Сез моны күргәч, йөрәгегез шатланып тибәр, тән-бәдәнегез яшь үлән кебек чәчәк атар. Үзенең колларына Раббы көчле кулын сузар, ә дошманнарына ярсып ябырылыр».
[15] Менә, Раббы ут эчендә килә, арбалары өермәгә тиң, Үзенең ачуын Ул ярсып яудыра, дәһшәтен янып торган ут итеп чәчә.
[16] Барча җан ияләрен Ул ут вә кылычы белән хөкем итәр – Аның кулыннан юк ителгәннәр бихисап булыр.
[17] «Әйдәүче артыннан бакчаларга табынырга бару өчен, изгеләштерү йоласын үтәп, үзләрен пакьләгән, дуңгыз ите, күсе кебек төрле хәрәм нәрсә ашаган кешеләр һәммәсе бергә һәлак ителәчәк, – дип белдерә Раббы. –
[18] Аларның эшләрен дә, уй-ниятләрен дә Мин яхшы беләм. Менә, барлык халыкларны вә кавемнәрне җыяр вакыт җитте. Алар, килеп, Минем дан-шөһрәтемне күрер.
[19] Аларга Мин бер галәмәт күрсәтермен, исән калганнарның кайберләрен исә башка халыклар арасына – Таршиш, Пул, укчы-мәргәннәр иле Луд, Түбәл, Яван, Минем хакта ишетмәгән, дан-шөһрәтемне күрмәгән ерак диңгез буендагы җирләргә озатырмын, һәм алар анда Минем дан-шөһрәтемне игълан итәрләр.
[20] Шуннан соң алар, исраилиләр чиста савытта Раббы каршына икмәк бүләге алып килгән кебек, шул халыклар арасында булган бөтен кардәш-туганнарыгызны Раббыга бүләк итеп китерерләр – аларны атларга вә арбаларга, ябулы арбаларга, качырларга вә дөяләргә утыртып Минем изге тавыма, Иерусалимгә алып килерләр, – ди Раббы. –
[21] Шулар арасыннан кайберләрен Мин рухани вә левиләр хезмәтенә багышлармын, – дип әйтә Раббы. –
[22] Мин бар итәчәк яңа күк белән яңа җир һәрвакыт Минем алда ничек торган булса, – дип белдерә Раббы, – сезнең токымыгыз вә исемегез дә шулай ук күз алдымда булыр.
[23] Һәр Яңа ай бәйрәмендә, һәр шимбә көнне барлык җан ияләре Минем алдыма килеп сәҗдә кылырлар, – ди Раббы. –
[24] Янымнан киткәндә, алар Миңа каршы баш күтәргән кешеләрнең мәетләрен күрерләр. Әлеге мәетләрне кимерүче кортлар үлмәс, яндыручы ут та сүнмәс, һәм бар кеше бу күренешкә җирәнеп карар».