[1] Ишай тамырыннан бер үсенте калкып чыгачак, бер сабак үсәчәк.
[2] Аңарда Раббы Рухы – зирәклек вә зиһен, киңәш вә кодрәт, белем вә Раббыдан курку рухы булачак.
[3] Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүдә ул шатлык табачак, кешенең тышкы кыяфәтенә карап хөкем итмәячәк, имеш-мимешләргә таянып хәл кылмаячак.
[4] Юксыл-мескеннәргә ул дөреслек белән хөкем чыгарачак, илдәге мазлумнарның эшләрен гаделлек белән хәл итәчәк; үзенең сүзе-таягы белән җирне кыйнаячак, иреннәренең сулышы белән явызны үтерәчәк.
[5] Билендә аның дөреслек вә тугрылык билбавы булачак.
[6] Шулай, бүре белән сарык бәрәне бергә яшәячәк, юлбарыс белән кәҗә бәтие рәттән ятачак, бозау, яшь арыслан һәм симез терлек көтүен кечкенә бала көтәчәк.
[7] Сыер белән ана аю бергә утлап йөриячәк, аларның балалары янәшә ятачак, арыслан да, үгез сыман, салам ашаячак.
[8] Имчәк бала зәһәр елан өне янында уйнап йөриячәк, һәм күкрәктән аерылган сабый үзенең кулын елан оясына сузачак.
[9] Минем изге тавымда инде явызлыкка вә зыян-зарарга урын калмаячак, чөнки, диңгез су белән тулган кебек, бөтен җир Раббыны танып белү белән тулачак.
[10] Ишай тамырыннан үсеп чыккан сабак ул көнне халыклар өчен байрак булачак – кавемнәр аны эзләп киләчәк, һәм аның торагы данлы булачак.
[11] Ул көнне Хуҗа-Хаким кабат Үзенең кулын сузачак һәм Үз халкыннан исән калганнарны Ашшурдан, Мисырдан, Патростан, Хәбәшстаннан, Эламнан, Шинардан, Хаматтан, диңгез ярларындагы төбәкләреннән кире кайтарачак.
[12] Халыкларга байрак күтәрер Ул, Исраилдән сөрелгәннәрне бергә туплар, куып таратылган Яһүдә кешеләрен дөньяның дүрт тарафыннан җыеп алыр.
[13] Эфраимнең көнчелеге сүнәр, Яһүдәнең дошманлыгы юкка чыгар, Эфраим Яһүдәгә көнләшеп карамас, Яһүдә дә Эфраимгә дошман булмас.
[14] Алар көнбатышта пелештиләр җилкәсенә менеп атланыр, бергәләшеп көнчыгыш кабиләләрен талар, Эдом белән Мәабка кул сузар, аммониләрне буйсындырыр.
[15] Раббы Мисыр диңгезенең култыгын киптерер, Үзенең яндыргыч җилен җибәреп, Фырат елгасы өстендә кулын болгар да аны аяк киемен салмыйча кичә торган җиде инешкә бүләр.
[16] Шул чагында Аның Ашшурда калган халкы өчен, Исраил халкы Мисыр җиреннән чыккан вакыттагы сыман, олы юл ачылыр.