[1] Беньямин җирендәге Анатот шәһәрендә яшәүче руханиларның берсе булган Хилкыйя углы Иремия сүзләре бу.
[2] Раббы сүзе аңа Яһүдә патшасы Амон углы Йошия хакимлегенең унөченче елында килеп иреште.
[3] Яһүдә илендә Йошия углы Яһоякыйм, аннары Йошия углы Сәдыкыйя патшалык иткән чорда, Сәдыкыйя хакимлегенең унберенче елына, елның бишенче аена кадәр – Иерусалим халкы үз җиреннән сөрелгәнче – Иремиягә Раббы сүзе ирешә торды.
[4] Миңа Раббы сүзе булды:
[5] «Мин сине анаң карынында бар иткәнче үк сайлап алган идем, анаң тудырганчы ук, бүтәннәрдән аерып куйган һәм халыклар өчен пәйгамбәр итеп билгеләгән идем», – диде Ул.
[6] Ә мин Аңа: – Йа Хуҗа-Раббым, матур итеп сөйли белмим бит мин, чөнки әле бик яшьмен, – дип җавап кайтардым.
[7] Ләкин Раббы миңа: «Син: „Мин яшьмен“, – дип әйтмә, чөнки кем янына җибәрсәм дә барырсың, нәрсә сөйләргә кушсам да сөйләрсең.
[8] Аларның берсеннән дә курыкма, чөнки Мин, сине саклар өчен, һаман яныңда булырмын, – диде. – Бу – Раббы сүзе».
[9] Шуннан соң Раббы, кулын сузып, иренемә тидерде дә: «Менә, сүзләремне Мин синең телеңә салдым, – диде. –
[10] Кара, бүгеннән Мин сине халыклар вә патшалыклардан өстен куям: берәүләрен син тамырлары белән йолкырсың, бөлгенлеккә төшерерсең, юкка чыгарырсың һәм җимерерсең, икенчеләрен ныгытырсың һәм төпләндерерсең».
[11] Аннары Раббы: – Алдыңда нәрсә күрәсең, Иремия? – дип сорады. Мин: – Бадәм агачының ботагын күрәм, – дип җавап бирдем.
[12] Раббы миңа: – Син дөрес күрәсең. Әйткән сүзем тормышка ашсын өчен, Мин күзәтеп торачакмын, – диде.
[13] Шуннан соң миңа тагын Раббы сүзе килеп иреште: – Алдыңда нәрсә күрәсең? Мин: – Төньяк тарафта кайнап торган бер казан күрәм, безгә таба авышкан ул казан түгелергә тора, – дип җавап бирдем.
[14] Раббы миңа: «Бу җирдә яшәүчеләр өстенә төньяктан афәт якынлаша, – дип әйтте. –
[15] Менә, Мин төньяк патшалыклардан бар халыкны чакырып алачакмын, – дип белдерә Раббы. – Алар, килеп, Иерусалим капкалары каршына ук тәхетләрен куячаклар, каланы уратып алган диварларга һәм Яһүдәнең барлык шәһәрләренә һөҗүм итәчәкләр.
[16] Мин, шулай итеп, Үз халкыма барлык явызлыклары өчен хөкем оештырачакмын, чөнки алар Миннән йөз чөерделәр, чит илаһларга багышлап, корбан яндырдылар, үз куллары белән ясаган потларга табындылар.
[17] Ә син билеңне әйбәтләп бу да әзерлән, урыныңнан тор һәм Мин кушканнарның барын да аларга җиткер. Син алардан курыкма, юкса алар күз алдында Мин сине Үзем дәһшәткә салачакмын.
[18] Менә, бүген Мин сине бөтен җиргә – Яһүдә патшаларына, аның түрәләренә, руханиларына һәм шул җирнең халкына каршы тора алырлык ныгытылган шәһәр, тимер багана, бакыр дивар итеп куям.
[19] Алар сиңа һөҗүм итәрләр, ләкин җиңә алмаслар, чөнки Мин, сине саклар өчен, яныңда булырмын. Бу – Раббы сүзе».