Skip to content
Opens in a new window

[1] Уян, уян, Сион, көч җый! Асыл киемнәреңне ки, Иерусалим, изге кала! Чөнки моннан ары инде сиңа сөннәтсез вә пакь булмаган кеше кермәячәк.

[2] Аягыңа торып бас, өстеңдәге тузанны как, урыныңа утыр, Иерусалим! Муеныңнан зынҗырларны алып ташла, әсир төшкән Сион-кыз!

[3] Чөнки Раббы болай ди: – Сез бушка сатылган идегез, шуңа күрә көмеш түләмичә йолып алыначаксыз.

[4] Хуҗа-Раббы болай ди: – Минем халкым килмешәк сыйфатында яшәр өчен, башта Мисырга киткән иде, аннары аны бер гаепсезгә Ашшур җәберләде.

[5] Хәзер инде монда Минем нәрсәм калды? – дип белдерә Раббы. – Халкым түләүсез-нисез куып алып кителә, ә аның хаким-түрәләре үкереп елый, – ди Раббы. – Даими рәвештә, һәр көнне Минем исемем хур ителә.

[6] Әмма Минем халкым исемемне таныячак; көне җиткәч: «Менә Мин!» – дип әйткән Зат булуымны беләчәк.

[7] Таулар кичкән хәбәрченең килүе ничек куанычлы! Ул тынычлык игълан итә, сөенечле хәбәр алып килә, котылу турында белдерә, Сионга: «Синең Аллаң – патшадыр!» – дип әйтә.

[8] Тыңла: синең сакчыларыңның тавышы көчәя, алар бергәләп шатланышып кычкыралар, чөнки Раббының Сионга кире кайтуын үз күзләре белән күреп торалар.

[9] Сөенечле җыр җырлагыз, Иерусалим хәрабәләре, чөнки Раббы Үзенең халкына юаныч китерде, Иерусалимне йолып алды!

[10] Раббы Үзенең изге кулының көчен барлык халыклар күз алдында күрсәтте – җирнең барлык читләрендә Аллабызның коткаруын күрәләр.

[11] Китегез, китегез, чыгыгыз аннан! Нәҗес нәрсәгә кагылмагыз! Ул урыннан чыгыгыз, пакьләнегез, Раббы савытларын алып баручылар!

[12] Ләкин сез ашыкмый гына чыгарсыз; чыгу белән качып китмәссез, чөнки Исраилнең Раббы Алласы сезне алдан да, артыгыздан да саклап барыр.

[13] Раббы болай ди: «Менә, Минем колым уңышка ирешер, дәрәҗә казаныр, мактаулы булыр, югары күтәрелер!

[14] Кайчандыр аңа карап бик күпләр шаккаткан иде: аның кыяфәте бозылган, кешенекенә охшамаган, килеш-килбәте адәм баласыныкы кебек түгел иде.

[15] Әмма ул күп халыкларны гаҗәпләндерәчәк әле, патшалар аның алдында тынып калачак! Дөрестән дә, кешеләр үзләренә әйтмәгән нәрсәләрне күрәчәк, ишетмәгән нәрсәләргә төшенәчәк».

Ишагыйя пәйгамбәр — Chapters